Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстанда ачылачак Әдәби тәрҗемә үзәгенең проблемасы – әдәби тәрҗемәчеләр җитешми

Татар теленнән тәрҗемә эшендә иң зур проблема — тәрҗемәчеләр җитешмәве, дип саный Язучылар берлеге карамагында Тәрҗемә үзәге ачу мәшәкатьләре белән йөргән Ркаил Зәйдулла

«Мәскәүнең Әдәбият институты Татарстаннан килгән студентлар өчен биш-алты кешелек төркем ачарга тәкъдим иткән иде. Ләкин студентлар җыелмады, Мәскәүгә укырга барырга теләмиләр. Бәлки, перспектива күрмиләрдер», — диде Ркаил Зәйдулла Халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан Язучылар берлегендә уздырылган түгәрәк өстәл утырышын.

«Бу зур проблема! Мин кем белән генә сөйләшмәдем! Миңа калса, Мәскәүдә уку начар булмас иде. Безнең вакытта булсамы?.. Безгә андый мөмкинлекләр булмады», — дип дәвам итте ул.

Берлек рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова тәрҗемәчеләрне балачактан әзерләү максатыннан Татарстанда ачылган полилингваль мәктәпләрдә ниндидер түгәрәкләр оештырып карарга тәкъдим итте.

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәчеләр әзерләүнең кыенлыгын яшьләрнең белем дәрәҗәсе түбән булуда да күрә. «Алар Тукай белән Җәлилдән башка язучыны белми», — ди ул аптырап.

Солтан Шәмси заманында үзләренең тәрҗемә буенча Мәскәүдә укуларын искә төшерде. «Тәрҗемә бик кирәк әйбер, ул халыкларны берләштерә. Әмма тәрҗемәгә түләү мәсьәләсен хәл итми торып проблеманы хәл итеп булмаячак», – диде ул.

Ркаил Зәйдулла Тәрҗемә үзәге эшли башлагач, тәрҗемәчеләргә түләү мәсьәләсе белән проблема булмаска тиешлеген әйтте. Язучылар берлеге Тәрҗемә үзәген эшләтеп җибәрү өчен ТР Президенты грантын алырга өметләнә.

Халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан Язучылар берлегендә уздырылган түгәрәк өстәл утырышында тәрҗемәчеләр Наил Ишмөхәммәтов, Борис Вайнер, Наилә Ахунова һәм башкалар катнашты.

“Татар-информ” Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина