20 август көнне Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, шагыйрьләр Булат Ибраһим, Ленар Шәех, язучылар Фирдүс Гыймалтдинов, Гөлүсә Закирова, шулай ук Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Автономия активистлары катнашты.



Яңа комментарий өстәргә