Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар язучылары Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты

26-28 сентябрь көннәрендә Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре булып узды.Әлеге чара кысаларында Татарстаннан бер төркем язучылар Чечен язучылар берлегендә кунакта булды. Очрашуда ике арада хезмәттәшлек, уртак әдәби проектларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Чечен Милли китапханәсендә ике республиканың иҗат әһелләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Чечен Язучылар берлеге рәисе Аламахад Ельсаев алып барды.

Соңрак шунда ук татар язучылары әдәбият сөючеләр белән очрашты. Кунаклар үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр.

Шулай ук Татарстан Югары Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар Ркаил Зәйдулла, Камил Нугаев Чечен республикасы парламентының җитәкчеләре белән очрашты һәм уртак хезмәттәшлек турында сөйләште.

Татарстан Язучылар берлеге делегациясе составында Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, күренекле шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин, язучы, С.Сөләйманова, И.Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Язучылар берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе Гүзәл Гыйззәтуллина катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова