Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында яңа китаплар басылып чыкты

«Төрки учак тирәли»

Әлеге китапка төрки телләрдә иҗат итүче шагыйрьләрнең һәм язучыларның әсәрләре туплап бирелде. Шулай ук төрки дөнья белән даими хезмәттәшлектә торган берничә рус авторының да (В.Куллэ, С.Шаргунов) әсәрләре урын алды.
Җыентык «Мөхәммәдъяр» исемендәге Төрки әдәбиятлар фестивале уңаеннан нәшер ителә.

«Кошка әйләнермен мин»

Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәт, бу китапка кергән ике повестенда да, төрлесе төрле сәбәпләр аркасында гаилә җылысыннан мәхрүм калып, балалар йортына килеп эләккән ятимнәр темасын күтәрә. Автор үз йөрәге аша үткәргән вакыйгаларны һәркемнең йөрәген тетрәндерерлек итеп тасвирлау белән бергә, ятимлекнең күп очракта җәмгыятьтәге җитешсезлекләр белән бәйле булуын күрсәтә һәм шул җитешсезлекләрне киметү турында бергәләп уйланырга чакыра.

«Соңгарган сәйран»

Бу җыентык бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат итүче төрек язучысы Якуп Өмәруглының хикәяләреннән төзелде. Татар теленә тәрҗемәдә бирелгән әлеге үрнәкләр хәзерге төрек әдәбиятындагы хикәя жанрын күзалларга һәм кардәш төрек халкын хикәяләрдә сурәтләнгән вакыйгалар, каһарманнар аша якыннанрак танып-белергә ярдәм итә. Җыентык дөнья әдәбияты белән кызыксынучы, әдәби әсәрләр яратучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
10
Вт
Солтан Шәмси
Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева