Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге узган елга йомгак ясады

Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге узган елга йомгак ясады. Чара Кыш бабай белән Кар кызы катнашында күңелле тамаша белән башланып китте. Җыенның рәсми өлешендә Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин ел дәвамында башкарылган эшләрне, кызыклы проектларны, язучыларның уңышларын барлап чыкты.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов язучыларның бик мөһим эш башкаруларын – Чаллы мәктәпләренә балалар белән очрашуларга йөрүләрен билгеләп үтте. “Мондый очрашулар балалар өчен әдәбият дәресе ул”, – диде Рамил Мәрвәнович.

Җыелышта Чаллыдан әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү дә оештырылды. Түбән Камада яшәп иҗат итүче Фәтхулла Абдуллин Тукай премиясенә Айдар Хәлимне тәкъдим итте. Җыелышта Айгөл Әхмәтгалиеваны – Фатих Хөсни, Рәзинә Мөхиярне – Абдулла Алиш, Айрат Суфияновны – Һади Такташ премиясенә тәкъдим итәргә дигән карарга килделәр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова