Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Халыкара информатизация академиясе белән Татарстан Язучылар берлеге оештырган әдәби-музыкаль кичә үтте. Чарада академия президенты, профессор Альберт Бикмуллин һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады.
Кичәнең тагын бер үзенчәлеге – күренекле җырчы Эмиль Җәләлетдинов башкаруында Татарстан Республикасы гимны инглиз, алман, француз һәм итальян телләрендә яңгырады.
9
Яңа комментарий өстәргә