Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне тәкъдим итә

Язучылар берлегенең идарә утырышында каралган 5 язучыдан Ләис Зөлкарнәй кандидатурасы иң күп тавыш җыеп, Тукай премиясенә тәкъдим ителде.Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары Рафис КорбанМарат Әмирхан, Ләис Зөлкарнәй, Рәфкать Кәрами һәм Айдар Хәлим кандидатуралары буенча яшерен тавыш бирделәр.

Язучылар Рафис Корбан, Марат Әмирхан, Рәфкать Кәрами һәм шагыйрь Ләис Зөлкарнәй кандидатураларына Берлек остаханәләре аша кергән иде, Айдар Хәлим кандидатурасын Чаллы бүлеге тәкъдим итте.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла идарә аша ике язучыны – прозаикны һәм шагыйрьне үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Идарә әлеге тәкъдимне кабул итте. Әмма яшерен тавыш биргәндә прозаикларның берсе дә күп тавыш җыя алмады.

Шулай итеп, Татарстан язучылар берлеге Тукай премиясенә кандидат итеп Ләис Зөлкарнәй намзәтен генә бирүне хуплады.

Язучылар үз кандидатураларын башка оешмалар аша да күрсәтә алалар.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова