Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылар берлеге рәисе Анкарада татар әдәбиятын таныту ысуллары турында сөйләде

Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат, шагыйрь һәм язучы Ркаил Зәйдулла Анкарада үтүче V төрки дөнья язучылар корылтаенда татар әдәбиятын дөньяга таныту ысуллары турында чыгыш ясады.

Ркаил Зәйдулла әдәби әсәрләрне дөнья киңлегенә алып чыгуда тәрҗемә эшенең әһәмиятен ассызыклады. Ул татар әдәбиятын дөньяга танытуда Төркиянең күпер роле уйнавын әйтте.

«Роза Туфитулованың «Язмыш җиле» романы Татарстанда нәшер ителгәнче үк Төркиядә төрек телендә басылып чыкты. Әлеге әсәрне төрекчә укып, күптән түгел французлар үз телләренә тәрҗемә иттеләр. Шулай ук Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте дә башта – төрекчәгә, аннан инглизчәгә тәрҗемә ителде», – дип сөйләде ул.

Татарстан язучылар берлеге рәисе корылтай эшчәнлеген бәяләп, тәкъдим-фикерләрен дә җиткерде. Ул төрки язучылар өчен Нобель премиясенә тиң бүләк булдыру зарурлыгын искәртте.

V төрки дөнья язучылар корылтае Төркиянең башкаласы Анкарада İLESAM (Фәнни-әдәби әсәрләр авторларының һөнәри берлеге) тарафыннан Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы, TİKA (Төрки хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы), YTB (Чит илләрдәге төрекләр һәм тугандаш халыклар) кебек оешмаларның булышлыгы белән оештырылган.

6-8 ноябрь көннәрендә үтүче әлеге җыенда дөньяның 19 иленнән 100 шагыйрь, язучы һәм галим катнаша.

V төрки дөнья язучылар корылтае Төркия республикасының оешуына 100 ел тулуга багышланган.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова