Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Саимә Ибраһимова вафатына бәйле кайгы уртаклашу

Татар әдәбияты зур югалту кичерә — күренекле язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһим кызы Ибраһимова 93 яшендә арабыздан китте.

Саимә Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында крестьян гаиләсендә туа.

1946 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен, ә 1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетын (РТО бүлеген) тәмамлый. Авыл мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта, аннан Казанда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты бүлекләрендә —мөхәррир, республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1960 елдан республика пионер газетасы «Яшь ленинчы»га (хәзер «Сабантуй») эшкә күчә. Анда башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип хезмәтен башкара. Туксанынчы елларда чит илләрдә яшәүче татарлар өчен нәшер ителгән «Дөнья» газетасында баш мөхәррир урынбасары, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә әдәбият бүлеге мөдире булып эшли, «Сөембикә» журналының тарихи мирас, чит өлкәләр һәм мәмләкәтләр бүлеге мөхәррире хезмәтен башкара.

Узган гасырның илленче елларыннан башлап, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә. Татар язучыларының әсәрләрен рус теленә,  рус язучыларының һәм, рус теле аша, Көнбатыш Европа язучыларының проза әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Саимә Ибраһимова «Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем иясе; 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан  Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр