Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Татарстан” радиосы коллективы шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегетне искә алды

Бүген “Татарстан” радиосы коллективы шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегетне
(Фәйзуллин) искә алды. 19 июльдә аның бакыйлыкка күчүенә 1 ел була.
Казан шәһәренең “Рамазан” мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадыймов Рөстәм Габдрахман улы һәм “Татарстан” радиосында эшләп мәрхүм булган башка билгеле шәхесләр рухына Коръән укып, дога кылды.
Искә алу Коръән мәҗлесендә Рөстәм Фәйзуллинның бертуган абыйсы, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да катнашты. Ул бу мәҗлесне оештырган һәм хезмәттәшләрен онытмаганнары өчен “Татарстан” радиосы коллективына рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Акъегет – 1972 елдан алып 2020 елга кадәр “Татарстан” радиосында әдәби мөхәррир, соңрак әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире булып эшли. Аның эше бүген дә дәвам итә. Ул магнитофон тасмасына язып алган йөзләгән радиоспектакльләр, радиопостановкалар, әдәби-музыкаль композицияләр, мәшһүр язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең башка татар зыялыларының тавышы бүген дә Татарстан радиосы эфирын бизәп тора.

(


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина