Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан китап нәшрияты 34 нче Халыкара китап ярминкәсендә катнаша

Әлеге әдәби чара 24-27 сентябрь көннәрендә «Экспоцентр» Үзәк  күргәзмә комплексының 5 нче павильонында узачак (Краснопресненская ур., 14 нче йорт). Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 250 гә якын нәшрият катнашачак. Биредә 2021 елда чыккан өр-яңа китаплар, бестселлерлар, матур әдәбият, нон-фикшн, балалар әдәбияты һәм уку әсбаплары, комикслар һәм музей басмаларын табарга мөмкин булачак. Дүрт көн эчендә Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә ун мәйданчыкта 300дән артык чара: популяр авторлар белән очрашулар, китап презентацияләре, ачык дискуссияләр һәм мастер-класслар узачак.

Татарстан китап нәшрияты Ярминкәдә бик зур ассортиментта китаплар тәкъдим итәчәк. Укучылар яратып өлгергән һәм яңа басылган китаплар арасында «Татар дөньясы», «Татар милли ашлары», «Секреты татарской кухни», «Татарское народное декоративное искусство» (Ф.Вәлиев) альбомнары, тарихи басмалардан — «История татарского народа» (Фәхретдинов Р.Г., Фәхретдинов Р.Р.) һәм башка басмалар, төрле сүзлекләр дә тәкъдим ителәчәк. Шул исәптән «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» кебек китаплар, К.Насыйриның тәрбия турындагы китабы да булачак. Яшь китап сөючеләребез өчен якты, матур басмалар, мисал өчен, балалар бакчасы энциклопедиясе сериясеннән: «Минем тәнем», «Песиләр һәм песи балалары», «Су асты дөньясы», «Самолетлар һәм вертолетлар», шулай ук «Куркынычсызлык әлифбасы» китабы, карточкалар, комикслар, аудио модульле китаплар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Татар әдәбияты классикларын аеруча ярминкә-күргәзмәләрдә көтеп алалар, әлбәттә, Г.Тукай, М.Җәлил, М.Мәһдиев әсәрләре тупланган җыентыклар да булачак. Открыткалар яратучылар «Татар ашлары» һәм «Казан» открыткалар җыелмасы белән таныша алачак.

Чара кысаларында «Ел китабы — 2021» милли конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак, анда «Татарстан китап нәшрияты» проекты «Ел поэзиясе» номинациясендә Габдулла Тукай әсәрләренең татар, рус һәм инглиз телләрендә берьюлы өч китабы белән җиңү яулады.

Ярминкә программасы һәм анда катнашу шартлары турында тулырак чараның рәсми сайтында танышырга була: http://mibf.info/

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр