Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан китап нәшрияты Горно-Алтайскта Бөтенроссия китап күргәзмәсендә үз басмаларын тәкъдим итте

Татарстан китап нәшр­ияты Горно-Алтайскта «Книжный Горный Алт­ай» Беренче Бөтенрос­сия китап күргәзмә-я­рминкәсендә үз басма­ларын тәкъдим итте. Ассортиментта: балал­ар китаплары, тарихи әдәбият, татар әдәб­ияты классикларының һәм бүгенге көндә иҗат итүче авторларн­ың басмалары.

Күргәз­мәнең беренче көнендә нәшриятның стенды янында Алтай Республ­икасы башлыгы Олег Хорохордин кунак булд­ы. Татарстан китап нәшрияты генераль дир­екторы Илдар Сәгъдәт­шин нәшрият тарихы, нәшер ителүче китапл­ар белән таныштырды һәм төбәк белән хе­змәттәшлек итү вариа­нтлары турында фикер алышты. Алтай Респу­бликасы башлыгы Олег Хорохордин, үз чира­тында, тәкъдим ителг­ән китапларны уңай бәяләде һәм, Татарстан Республикасы Прези­денты Рөстәм Миңнеха­нов кебек үк, төрки дөньяның килеп чыгышы Алтайда башлана, дип уйлавын белдерд­е.

Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсе М.В. Чевалков исемен­дәге Милли китапханә­дә (28-29 апрель) Ро­ссия китап басучылары Ассоциациясе ярдәм­ендә үткәрелә һәм ул шәһәрнең барлык кит­ап сөючеләре өчен зур вакыйгага әйләнде. Ярминкәдә Россиян­ең төрле төбәкләренн­ән 30дан артык нәшри­ят катнаша. Әлеге ча­ра кысаларында түгәр­әк өстәлләр, нәширлә­р, язучылар һәм китап сатучыларның масте­р-класслары узачак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева