Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган «Сайланма әсәрләре» «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңүче булды. Кичә «Современник» Мәскәү театрында лауреатларны бүләкләү тантанасы үтте.
«Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылды.
«Сайланма әсәрләр» Татарстан китап нәшрияты тарафыннан күренекле татар шагыйре, тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче, яңа татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) 135 еллыгы уңаеннан чыгарылды. Китапларда Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә. Һәр җыентыкка шагыйрьнең 120 әсәре кергән.
«Сайланма әсәрләр» Габдулла Тукайның «Selected Poetry» китабы нигезендә нәшер ителгән. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 2011 елда Лондонда чыккан.
Китапны төзүче һәм кереш мәкалә авторы — дөньякүләм масштабтагы танылган шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Бухараев. Г. Тукайның әсәрләрен инглиз теленә Равил Бухараев һәм Илья Генн тәрҗемә иткән. Татарстан китап нәшрияты әлеге китапны яңадан бастырырга рөхсәт алды һәм, нәтиҗәдә, татар, рус һәм инглиз телләрендә 3 китап басылып чыкты.
Яңа комментарий өстәргә