21 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында татар язучылары, шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Тантанадан соң Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рифат Сәлах һәм «Белла» әдәби премиясе лауреаты Эльвира Һадиева катнашты.
Яңа комментарий өстәргә