Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар язучылары белән тарихчылар активрак хезмәттәшлек итү турында сүз куешты

Татар язучылары тарихчылар белән активрак хезмәттәшлек итәргә сүз куешты. Татарстан Язучылар берлегендә узган «Татар әдәбиятында тарихның чагылышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы әлеге хезмәттәшлек юллары күзалланды.

«Әдәбиятчылар белән тарихчыларның элемтәсе даими булырга тиеш — әдәбият белән тарих турыдан-туры бәйләнгән. Без мондый түгәрәк өстәлләрне системалы рәвештә алып барырга уйлыйбыз. Безнең мәсләгебез бер», — диде ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Тарихчылар зур эшләр алып бара. Без Тарих институтында бик күп китаплар язабыз, „Золотоордынское обозрение“ журналын чыгарабыз. Барлык басмаларыбызны сайтыбызга урнаштырып барабыз», — дип тарихчыларның эше белән таныштырып үтте Илнур Миргалиев.

«Татар тарихы шулкадәр бай, батырларыбыз күп. Ләкин без тарихи сюжетларны халык кызыксынырлык итеп ачып бетерә алмыйбыз. Әлеге сюжетлар популярлаштырып язылса иде», — диде ул язучыларны ярдәмгә чакырып.

Утырышта күренекле язучылар Рабит Батулла, Тәлгать Галиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы Дамир Исхаков, ТР Дәүләт советы депутаты, артист һәм кинорежиссер Рамил Төхфәтуллин, кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм башкалар катнашты.

“Татар-информ” Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр