Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар яугирләрен данлады ул, һәм дан алды ул үзе дә!

Әдәбият-сәнгать көненең беренче өлеше Актанышның беренче санлы мәктәбендә танылган якташыбыз Вахит Имамовка, аның иҗатына багышланган фәнни-методик тарих кабинетының ачылуы булды. Икенче өлештә язучының иҗаты, әсәрләре, тормыш- биографиясе, ничек язучы булып китү тарихын шәрехләгән әдәби кичә узды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена Вахит Имамовның иҗатын яратып укучылар, китапханәчеләр, укытучылар җыелган иде. Мәдәният хезмәткәрләребез кичәне Вахит Имамовның тарихи әсәрләрендәге Бөек Болгар далаларында яшәгән геройлар белән башлап җибәрде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Вахит Шәйхенур улына якташларының хөрмәтен, ихтирамын җиткерде, Актанышның бренды булган татлы чәкчәк тапшырды, ә язучының хатыны, илһамчысы, язарга дәртләндерүче Гөлүзә ханымны чәчәк гөлләмәләре белән сөендерде.

«Әфган кызалаклары» китабын әллә кайчан укыган идем, әмма сезнең тарафтан иҗат ителгәнен әле генә белдем. Чөнки китапның авторы күрсәтелмәгән. Әфганстандагы куркыныч сугыш турында, анда катнашучы татарстан егетләре турында шулкадәр дөрес итеп сурәтләгәнсез. Халкыбызның игътибарын тарихыбызга юнәлтәсез, романнарыгызда татар халкының куркусыз батырлары белән таныштырасыз, халкыбызның данлы үткәне турында язып милли горурлык хисләрен уятасыз, -диде Ленар Рафак улы.

Вахит Имамов исә җитәкчебезгә яңа гына нәшрияттан чыккан китабын бүләк итте. Үзенең эзен дәвам итүче  архивларда тарихыбызны барлардай әдәби әсәрләр иҗат итүче галим, тарихчы, язучыларның барлыкка килүен, үсеп чыгуын теләде.

Якташыбызның якын дуслары, хезмәттәшләре – ТР Язучылар союзы җитәкчесе урынбасары Илсөяр Ихсанова, Халык язучысы Марсель Галиев, Чаллы Язучылар союзы җитәкчесе Факил Сафин, якташларыбыз Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина һәм башкаларның да әйтер сүзләре шактый булып чыкты. Туры сүзле, туган иле, халкы, милләте өчен җан атучы, куркусыз Вахит Имамов аларга остаз да, юл күрсәтүче дә.

Нәфис сүз осталары, аерым гына Эльвира Мөхәммәтҗанова, Нур Хөсәенов әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

Иҗат әһелләребез- Лилия Хөсәенова, катнаш вокаль ансамбль коллективы, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы һәм солистлары, балалар ансамбльләре үзләренең чыгышларын һәр тамашачының күңелендәге татар рухын кузгатырлык итеп башкардылар.

https://aktanysh-rt.ru

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт