Бүген язучылар һәм әдәбият сөючеләр Яңа Татар бистәсе зиратында халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укылды.
Искә алу мәрасимен Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров ачып җибәрде һәм алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков һ.б. чыгыш ясады.
Яңа комментарий өстәргә