Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төрки дөнья өчен олы югалту

Татар әдәбиятының Төркиядә һәм төрки дөньяда таралуына зур өлеш керткән, Татарстан Язучылар берлеге белән һәрдаим хезмәттәшлектә булган Якуп бәй Өмәроглу бүген иртән арабыздан китеп барды.

Якуп Өмәроглу 1966 елның 25 мартында Төркиянең Чанкыры шәһәрендә туган. 2006 елда Ауразия Язучылар берлегенә нигез салган һәм бүгенге көнгә кадәр аның рәисе, “Кардәш Каләмнәр” әдәби журналының баш мөхәррире вазифаларын башкарды.

Татарстан язучылар берлеге исеменнән мәрхүмнең якыннарына сабырлык телибез, кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.

Мәрхүм иртәгә Анкара зиратында җирләнәчәк.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр