
Соңгы вакытта Аяз Гыйләҗевнең тагын бер повесте – «Берәү» дигәне тәрҗемә ителеп, Төркия укучыларына барып иреште. Төрек кардәшләребез аңа зур бәя бирде. Тәрҗемәче-язучы Фатиһ бәй Кутлу белән шул хакта сөйләштек.
– Бу вакыйга беренче чиратта татар халкы өчен зур сөенечтер дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, «Берәү» повестен тәрҗемә итәргә алындым дигәч, татар таныш-белешләрем арасында: «Аяз Гыйләҗевнең андый әсәре барын беренче мәртәбә ишетәбез», – диючеләр күп булды. Хәтта татар теле укытучылары, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр арасында да. Ихтыярсыздан: «Берәү» әсәрен берәү дә белми икән», – дип уйларга мәҗбүр булган идем. Ә мин бу әсәрне бик яратып укыдым һәм Төркиядә дә шундый ук мөнәсәбәт булачагына ышанып тәрҗемә иттем. «Берәү» Татарстан Язучылар берлеге каршындагы әдәби тәрҗемә бүлегенең ярдәме белән басылып чыкканнан соң, үземчә, кайтавазлар көтә башладым. Берничә айдан соң чит илдә яшәүче төрек дустымның 27 яшьлек Икрам исемле улы хәл-әхвәл сорашканнан соң, дулкынланып: «Абый, мин сезнең яңа тәрҗемә иткән «Берәү» («Тәк») әсәрен укып чыктым. Сезнең белән аның хакындагы уй-фикерләремне, хис-кичерешләремне бик бүлешәсем килә!» — дигәч, шатлыгымнан нишләргә белмичә, бар дөньямны онытып тыңладым. «Окур» журналында басылган язма авторы, галим Мәхмәт Акиф Өзтүрк: «Берәү» – Аяз Гыйләҗевнең моңа кадәр төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре арасында иң күләмлесе булуы белән беррәттән, сыйфаты ягынан да бөек әсәр», – дип бәяләде һәм Александр Солженицын, Чыңгыз Айтматовның әсәрләре белән чагыштырып аңлатты. Ул болай дигән: «Берәү» ул – милли әсәр. Минемчә, уңышлы булуның бер сәбәбе дә аның шундый булуында. Миллилектән мәхрүм, халыкара кыйммәтләр белән сугарылган, Аурупага йөз тоткан язучылар шикелле язмый Аяз Гыйләҗев. Без әсәрне укыганда кайчак уртак темаларга юлыксак та, аның миллилеге безне Татарстанның Күктау авылына алып бара. Автор моны халык авыз иҗаты белән дә баета, тулыландыра. Аяз Гыйләҗевнең иң уңышлы якларының берсе шунда: ул әсәрләрендә телне, сүзләрне, фольклор элементларын куллану ягыннан башка язучылардан аерылып тора».
– Аяз Гыйләҗевнең моңа кадәр сез тәрҗемә иткән әсәрләренә нинди бәя бирелде?
– «Өч аршын җир» повесте Төркиядә дөнья күргәч тә (ул профессор Хатыйп ага Миңнегуловның кереш сүзе белән басылып чыкты), укыган һәркем – галимме ул, әдипме, гади халыкмы – әсәрне үлеп яратты. Төрек халкының әлеге әсәр хакындагы фикерләрен туплап чыгарырга уйласаң, тулы бер җыентык булыр иде. Туган илемдә «Өч аршын җир»не Чыңгыз Айтматовның «Гасырга сузылган көн» әсәренә караганда да тәэсирлерәк, дип бәяләделәр, бик кызыксынып, сабырсызланып, чираттагы әсәрен көтә башладылар… Бу повесть төрек халкы арасында искиткеч кызыксыну уятканнан соң, «Җомга көн кич белән» әсәрен тәрҗемә итәргә алындым. Кемнеңдер киңәше, тәкъдиме яки кушуы буенча түгел, ә үзем бик яратканга һәм халкымның да яратачагына чын күңелдән ышанганга күрә керештем. Аны төрекчәгә тәрҗемә итү чәчләремне агартты дисәм дә, һич арттыру булмас. Дүрт ел гомеремне шуңа багышладым. Повесть Төркиядә басылып чыкканнан соң, төрек укучылары Аяз Гыйләҗевнең бөеклегенә тагын бер кат инанды. «Өч аршын җир»нең очраклы уңыш булмавына, язучының, чыннан да, олуг, мәгърур әдип икәнлегенә тамчы да шикләре калмады. Ул вакытта хөрмәтле галим Тәлгать ага Галиуллинның бу әсәргә биргән бәясен белми идем әле мин. «Башка әсәр язмаса да, – дигән ул, – «Җомга көн кич белән…» повесте белән Аяз Гыйләҗев татар әдәбияты тарихында калыр иде». Миңа әнә нинди әсәр тәрҗемә итү бәхете тигән икән! Аяз аганың «минем йөз аклыгым, җаныма иң якыны» дип әйткән «Яра» әсәрен һәм «Язгы кәрваннар» повестен 2018 елда тәрҗемә итеп бастырырга насыйп булды. Әлеге әсәрләрнең берсе дә төрек укучысын, галимнәрен битараф калдырмады. Төркиядә бу әсәрләргә багышланган мәкаләләр, фәнни эшләрнең кайберләрен тәрҗемә итеп, татар матбугатында да чагылдырырга тырыштым.
– Милләттәшләрегез Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча сездән тагын яңа тәрҗемә әсәрләре көтәләрме?
– Хәтта соңга калдык дип бик борчылалар, дип тә әйтик. Мәхмәт Акиф Өзтүрк менә ничек яза: «Чыңгыз Айтматовның нинди зур язучы икәнен танып, яратып укыйбыз икән, Аяз Гыйләҗевне дә шулай укырга кирәк. Әлбәттә, иң элек калган әсәрләренең тәрҗемә ителүе һәм тагы да яхшы агитация белән илебездә аларның күпләп сатылуы кирәк. Мин үзем Айтматов белән бер елда туган Гыйләҗевне аннан бер дә ким түгел дип уйлыйм. Берсе дөньякүләм билгеле бер язучы була торып, нигә Аяз Гыйләҗев артык беленми ул?»
Мин бу ачы хакыйкатьне «Шәм үз төбен яктыртмый» яки «Үз илендә пәйгамбәр юк» дигән гыйбарәләр белән генә аңлата алам. Шул ук вакытта Мәхмәт Акиф Өзтүрк: «Шунысы да хакыйкать: Гыйләҗев әсәрләренең илебездә басылып чыгуы – фәкать тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның хезмәте генә. Ярый әле, ул мондый юлга баскан! Ник дигәндә, дөнья әдәбиятының гигант әдипләреннән бер дә калышмый торган бу бөек әдипне таныту – төрек әдәбиятына булган олы бүләк», – дип, миңа да көч өсти, шатландыра. Димәк, милләттәшләрем миңа бик зур өметләр баглый дигән сүз бу. Автор минем күңелемдә ни кайнаганын бик дөрес сиземләп алган. Чыннан да, Аяз аганың дөнья халыкларына тәкъдим итәрлек бик саллы, бай мирасы бар. Бу хәзинәне, көчемнән килгәнчә эшләп, үз халкыма күрсәтергә гомерем җитәрме – әйтү кыен. Шулай да, киләчәктә, сүз иярә сүз китепме, минем хакта: «Ул Аяз Гыйләҗевне төрек әдәбиятына керткән», – дип искәртеп узсалар, җирдә миннән дә бәхетле кеше булмас иде.
Әйдәгез, төрек галименең, халкының җан авазына битараф калмыйк! Олпат әдип, Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен тәрҗемә итүне бертуктаусыз дәвам иттерик. 17 гыйнвар – аның туган көне… Төп-төгәл өч елдан соң Аяз аганың 100 еллыгы җитә. Мин фәкыйрегезгә бу өлкәдә, тәкъдимнәр, мөрәҗәгатьләр булса, мөмкинлекләр тудырылса, бик теләп, дүрт куллап алыныр идем ул эшкә…
– Сез Аяз Гыйләҗевне генә түгел башка татар язучыларыбызның әсәрләрен дә төрек укучыларына ирештерәсез. Сезнең каләмегез аша бүгенгәчә Төркиядә 14 татар китабы дөнья күргән. Анда татар телендә 100 хикәя урын алган дип беләм. Берничә ел элек Төркиянең «Һәҗә» нәшриятында сезнең тәрҗемәдә «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе» дөнья күргән иде. Күптән түгел сез әлеге хезмәтегез өчен Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты булдыгыз, котлыйбыз сезне…
– Рәхмәт. Сүз уңаеннан әйтеп китим: ул антология бик хикмәтле, бик бәрәкәтле булды… Төркиядәге «Һәҗә» нәшриятыннан миңа: «Соңгы утыз елда иҗат ителгән, хәзерге көндә исән-сау утыз татар язучысының берәр хикәясе урын алган антология чыгармакчы булабыз. Бу эшкә алынмассызмы?» – дип мөрәҗәгать иттеләр. Мин бик теләп ризалыгымны бирдем дә, Ркаил әфәнде Зәйдуллага шалтыратып, бу хакта әйттем. Рәхмәт яусын, Ркаил әфәнде язучылар белән киңәшләшеп, бер атна дигәндә исемлекне җибәрде һәм мин, язучыларның үзләренә шалтыратып, моңарчы басылып чыккан үзләре теләгән берәр хикәясен тәрҗемәгә җибәрүләрен сорадым. Авторларыбыз тиз арада моны эшләделәр. Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе менә шулай туды. Китапны Төркиядә бик җылы кабул иттеләр.
– Бик хикмәтле, бәрәкәтле дип әйтүегез нәрсәгә бәйле?
– Ул вакытта Ркаил Зәйдулла җитәкчелек иткән Татарстан Язучылар берлегенең тәрҗемә үзәге, шул ук авторларның шул ук хикәяләрен рус теленә тәрҗемә иттереп, Мәскәүдә «Антология современного татарского рассказа» (2022 ел) китабын чыгарды. Аннары Азәрбайҗан, Казахстан Язучылар берлеге белән элемтә урнаштырып, төрек телендә дөнья күргән антология азәрбайҗан, казах телләренә тәрҗемә ителде. Тарихта, мөгаен, мондый хәл беренче мәртәбә булгандыр… Хикмәт, бәрәкәт дигән нәрсә моның белән генә дә бетмәде әле. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Татарстан Язучылар берлеге «Хәзерге заман азәрбайҗан хикәясе антологиясе»н, шулай ук «Хәзерге заман казах шигърияте антологиясе»н чыгарды. Ә 30 төрек авторының соңгы 25 елда иҗат иткән берәр хикәясеннән торган «XXI гасыр төрек хикәяләре антологиясе» китабын Асия ханым Рәхимова тәрҗемәсендә шушы айларда бастырырга тора.
– Сер булмаса, әйтегез әле, бүген кайсы язучының нинди әсәрен тәрҗемә итәсез?
– Ике романның караламасы бетте инде, Аллага шөкер! Эше бик күп, очына чыгарга язсын. Бу юлы авторлар, әсәрләрен тәрҗемә итүемне сорап, үзләре мөрәҗәгать иттеләр. Басылып чыккач, сер фаш ителер, иншалла…
– Матбугат битләрендә сезнең иҗат белән дә танышып барабыз. Тәрҗемә китапларыннан тыш үзегезнекен чыгарырга исәп юкмы?
– Теләк бар, әмма тәрҗемә чабудан тартып тора. Бик күп көч, вакыт таләп итә. Шулай да танышларым әйтә торгач, газета-журналларда басылып чыккан язмаларымны туплау хәстәренә керештем. Әлегә беркайда да бастырылмаган, шул исәптән утыз ел чамасы архивымда яткан диплом эшем – «Төркиянең Искешәһәр каласында яшәүче татарларның тарихына, фольклорына кагылышлы материаллар»га зур урын бирелде. Язмаларны тәртипкә салганда киңәш-табыш иткән күренекле аксакал язучыбыз Факил абый Сафиннан кыяр-кыймас кереш сүз язуын үтенергә батырчылык иттем. Китапка исем табасы барлыгы исемә төште. Яшерен-батырын түгел, күңелемә «Чүп-чар» дигән исем килде. Аннан бу уемнан тиз генә кире кайттым. Чөнки китапта минем язмалар белән бер рәттән хөрмәтле галимнәребезнең, язучыларыбызның да мәкаләләренә урын биреләчәк. Аннары башыма «Төенчек» дигән исем килде. Бу хакта Факил абыйга әйткәч, ул: «Синең җыентыгың төенчек булудан узган бит инде», – диде. Үзе «Кардәшлек кадере» дигән бик матур исем табып бирде. Аны быел кулга алырга насыйп булсын дигән теләктә калам.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160269/?ysclid=m67ozh18mu391863884
© Ватаным Татарстан