15 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында
узган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсының йомгаклау тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла да катнашты.
Конкурс Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры тарафыннан 2023 елның 17 февралендә иълан ителеп, 17 июньгәчә дәвам итте. Бәйгедә 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Драматургия конкурсының географиясе дә киң – Татарстан республикасының барлык районнарыннан диярлек, хәтта Төркиядән дә катнашучылар булды.
Бәйгегә килгән пьесаларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, “Әкият” татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев, “Татар информ” мәгълүмат үзәгенең мәдәни күзәтчесе, Тюрксой Халыкара премиясе лауреаты, журналист Рүзилә Мөхәммәтова, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, шагыйрә Гөлүсә Батталовадан торган жюри бәя бирде.
Шунысы кадерле – бәйгене үткәрү фикеренә Татарстан Республикасы мәгариф министырлыгы да теләктәшлек белдерде. Ә иң зур ярдәмне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе күрсәтте. Комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Әтнә театры башлангычын хуплап, бәйгене югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирде.
Яңа комментарий өстәргә