Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Камада Разил Вәлиевне искә алдылар

Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне искә алдылар. 4 гыйнварда аңа 77 яшь тулган булыр иде. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә шагыйрьнең якыннары, туганнары һәм дуслары, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар, режиссерлар, Разил Вәлиев белән эшләгән һәм иҗат иткән кешеләр җыелды.

Һәр кеше шагыйрь белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде. Түбән Камага Казаннан һәм Чаллыдан Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Факил Сафин, Марсель Галиев һәм башкалар килде.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов Разил Вәлиев исемен шәһәрдә һәм районда мәңгеләштерү планнары белән уртаклашты. Ул шагыйрь хөрмәтенә урамнарга һәм оешмаларга аның исемен бирәчәкләр, дип ышандырды. «Разил Вәлиев кебек кешеләр – бөтен халыкның, республиканың һәм илнең горурлыгы», – дип белдерде Рамазанов.

«Разил Исмәгыйль улы – район, республика, ил өчен дә данлыклы шәхес. Безнең районда мондый кеше тууы, яшәве һәм зур эз калдыруы белән горурланам. Бу безнең мәдәниятебезнең гаять зур өлеше, без аны яшь буынга тапшырырга тиеш. Халык күңелен аңлыйсың килсә, Разил Исмәгыйль улы җырларын тыңла, диләр», – диде җирле хакимият вәкиле.

Кичә Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры директоры Роза Аникина, китапханәчеләр, талантлы Аделина Моисеева укуында Разил Вәлиевнең иң популяр шигырьләре һәм хәтта шагыйрь үзе башкаруында аудиоязма белән үрелеп барды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова