Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Камада Марс Хафизовның 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, атказанган табиб, шагыйрь Марс Хафизовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Җырчы табиб йөрәге” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды. Кичәне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә оештырган иде. Җыр белән үрелеп барган чарада каләмдәшләре шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзенә язылган җырлар яңгырады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Яр Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Факил Сафин, Марс Хәмәтюныс улына ТР Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Туган телгә, моңга мәхәббәт белән сугарылган шигъри юллар, шәһәрдәшләре башкарган җырлар, кичәгә килүчеләр күңелендә якты хисләр калдырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр