Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге китапханәсендә, бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галиме, әдип, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан, “Каюм Насыйри: киңкырлы шәхес, мәгьрифәтче, язучы, педагог”, дип исемләнгән фәнни- гамәли конференция үтте.
Ярты гасыр буена нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп өлкәләрдә 40 тан артык әсәр биргән галим – Каюм Насыйри, бөтен тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, аң-белем таратуда гаять зур өлеш керткән халкыбызның бөек шәхесе.
К.Насыйри тарафыннан китерелгән сүзләр, хәзерге көндә да игьтибарга лаек: “Һәрбер нәрсәнең чиге бар, камиллекнең чиге юк”, – девизы белән, чыгыш ясаучы мөгаллимнәр, иҗатчылар Каюм Насыйри хезмәтләренең бүгенге көндә дә өстәл китабы итеп кулланырлык әһәмиятлелеге турында сөйләшеп, фикер алыштылар.
Каюм Насыйри исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы, Түбән Кама шәһәренең “Сөембикә” 64 нче нче балалар бакчасы җитәкчесе, язучы Нурзия Мирхазова, бөек шәхеснең фәнни, педагогик хезмәтләренең әһәмияте турында чыгыш ясады. Галимнең хезмәтләрен, әсәрләрен тәрбия процессында куллану алымнары, балалар тәрбияләүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Конференциядә катнашучылар ел ахырында янәдән җыелып, шул эшләргә бергәләп нәтиҗә ясарга язсын дигән теләк белән таралышты.
Яңа комментарий өстәргә