Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрә, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты, Россия Федерациясенең “Мәгариф отличнигы” Гайнетдинова Галия Михей кызының 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үткәрелде.
Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрәнең остазы, профессор Фоат Галимуллин, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Лилия Сәхбиева котлады.
Башкортостан Республикасы Тәтешле һәм Яңавыл районнарыннан, Атнабайның туган авылы Күрдемнән Галия Гайнетдинованың якташлары, район администрациясе вәкилләре, Башкортостанның Халык шагыйре, Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев, Ветераннар Советы председателе Әнәс Мәгъзүмов, Тәтешле авыл биләмәсе администрациясе башлыгы урынбасары Лариса Нисапова, Галиянең иҗатташ дусты Рәсилә Мостаева һәм башкалар килгән иде.
Казан шәһәре Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр училищесы студентлары юбилярның шигырьләрен укыдылар, драматург Сәет Шәкүровның “Мәхәббәт газабы” пьесасыннан өзек күрсәттеләр. Шулай ук “Адымнар” мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Раянә Шаһиева, 5 гимназиянең 5 сыйныф укучысы Зәлинә Нотфуллина, 33 гимназиянең 8 сыйныф укучысы (Галия Гайнетдинованың оныгы) Алинә Жукованың чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.
Шула ук шагыйрәне котларга хезмәттәшләре, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары да килгәннәр.
Галия Гайнетдинованың шигырьләрен халык артисты Рәшит Сабиров укыды. Шагыйрә сүзләренә язылган җырларны яңгыратып, җырчылар Мәүлидә Нургали, Чулпан Фәйзелгатова бәйрәмне музыкаль яктан бизәделәр. Журналист, тәрҗемәче Томас Нигамәтҗанов, журналист Хәмидә Гарипова һәм Данил Сәфаровның чыгышларына да тамашачы, дикъкать белән тыңлаганнан соң кул чабулар белән җавап бирде.
Кичәне Илзирә Вәлиуллина белән Азат Фазылҗанов алып бардылар.
Әлеге әдәби-музыкаль кичә кунаклар башкаруында Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Яңа комментарий өстәргә