Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева вафат.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа. Балачак һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1963 елда Казанның 80 нче мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала.
1969 елдан 1991 елга кадәр Татарстан сынлы сәнгать музеенда эшли. Бакый Урманче, Фуад Вәлиев, Альфред Халиковлар җитәкчелегендә татар сынлы сәнгать ядкарьләрен җентекләп өйрәнеп, республика Сынлы сәнгать музее тарихында беренче буларак, музейдагы татар милли көнкүреш сәнгате коллекцияләреннән махсус экспозиция төзүдә якыннан торып катнаша.
Р.Шаһиева әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли: Дәрдемәнд, С.Хәким, Ф.Хөсни иҗатларыннан аерым әсәрләрне, татар халык әкиятләрен, Х.Госман, Н.Юзиев, М.Бакировларның шигырь теориясенә караган фәнни хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итә.
1991 елда Р.Шаһиева «Казан» милли мәдәни үзәгенә эшкә күчә, сәнгать белгече һәм 1996 елдан Үзәк директорының фәнни эшләр буенча урынбасары сыйфатында элекке Ленин мемориалын татар халкының гамәлдәге даими мәдәни йорты-музее итеп үзгәртеп коруга үзеннән күп өлеш кертә. Монда сынлы сәнгать күргәзмәләре, әдәбият-сәнгать кичәләре, төрле милли тамашалар оештырыла. 1993–2001 еллар арасында Мәскәүдә, Венгриядә, Гарәп Әмирлеге, Төркия, Иранда, Финляндиядә һәм Париждагы ЮНЕСКО бинасында тамашага куелган татар сынлы сәнгать күргәзмәләре дә нәкъ менә «Казан» милли мәдәни үзәгендә һәм Р.Шаһиеваның якыннан катнашы белән оештырыла.
Р.Шаһиева – Казан нәшриятларында дөнья күргән ике шигъри җыентык авторы. Ул – киң карашлы, дөнья шигърияте традицияләрен тирән үзләштергән каләм иясе. Аның көтелмәгән метафораларга, мифологик образларга, гыйбарәләргә, ритмик үзенчәлекләргә бай шигъри тәҗрибәләре хәзерге татар поэзиясендә милли яңарыш идеяләренең эчтәлектә һәм форма өлкәсендә гамәли бер чагылышы булып тора.
Р.Шаһиева 1993 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, 1991 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы.
2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Яңа комментарий өстәргә