Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрь Рифат Җамалга юбилей кичәсендә Мәскәү вәкиллегенең Тукай медале тапшырылды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Язучылар Берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, галим Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Кичә башлануга ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовтан юбилярга чәчәкләр бирелде.

Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Рифат Җамалга медаль тапшырды. «Бу — Габдулла Тукай медале. Аны безнең Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллек чыгарган», — диде ул.

Шулай ук Татарстан мәдәният министрының урынбасары Дамир Нотфуллин да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков татар дөньясының иң зур бүләге дип тәкъдим итеп Бөтендөнья татар конгрессының медален һәм истәлекле бүләк итеп Бөтендөнья татар конгрессының кул сәгатен юбилярга тапшырды.

Кичәдә Алмаз Хәмзин, Мирсәет Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары — Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясады.

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина