17 нче июнь көнне, Байлар Сабасында яшәп иҗат итүче шагыйрә Илмира Гыймаева, Кукмара районы Югары Арбаш авылы мәктәбе укучылары белән очрашуда булып кайтты. Мәктәп каршында оештырылган җәйге лагерьда төрле сыйныф укучылары ял итә икән. Алар “Шаян җиләк” китабын укыганнар да, шагыйрә апаларын кунакка чакырганнар. “Бик җылы, ихлас аралашу булды. Рәхәтләнеп серләштек, биедек, җырладык. Туган телебез, гаилә, туган авыл турында әңгәмә бик җанлы узды. Яңа гына табадан төшкән табышмакларыма да җавап табылды. Кичә “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды”,- дип шатлыгы белән бүлеште Илмира Гыймаева.
Яңа комментарий өстәргә