Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы Гөлфия Исхакова бу көннәрдә Әлмәттә, Лениногорскида һәм Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында әдәбият-сәнгать сөючеләр, авылдашлары, туганнары, иҗатташлары белән «Туган якка сәламем» дип исемләнгән иҗади очрашулар уздырды.
19 июньдә Мөэмин-Каратайда үткән чараны каләмдәшебез Таһир Шәмсуаров алып барды. Гөлфия Исхакованың балачагы, яшьлек еллары шушы авылда узган, тәүге шигырьләрен дә нәкъ менә шунда иҗат иткән. Шагыйрә бай иҗаты — китаплары, шигырьләре, чәчмә әсәрләре белән таныштырды, яңа гына табадан төшкән «Туган якка сәламем» һәм «Җанымда яз сулышы» җыентыклары тәкъдим ителде. Автор очрашуга килгән һәркемгә, шулай ук авыл китапханәсенә култамга белән яңа җыентыкларын бүләк итте.
Гөлфия Заһит кызы халык күңеленә үтеп керердәй җырлар авторы, моңлы тавышлы җырчы да. Ул үзе язган җырларны авылдашларына бүләк итте. Авылның үзешчән композиторы Хаҗиморат Әхмәтшин, җырчы Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Әдәби кичә җыр-моң белән тыгыз үрелеп барды. Китапханәче, танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ренат Вәлиәхмәтов, «Кояшкай» бию төркеме кызлары башкаруындагы чыгышлар кичәнең бизәге булдылар.
Гөлфия Исхакова иҗатында балаларга багышланган әсәрләр дә байтак урын алган. Шуны дәлилләп Иске Иштирәк мәктәбе укучылары Мортазина Рәзинә, Рүзилә, Айзиләләр шагыйрәнең балаларга багышланган шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр. Шунысын да өстик, Гөлфия Заһит кызы — Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар берлекләре, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты.
22 июньдә Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә дә шагыйрә белән очрашу үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.
Очрашуны Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Галия Урманова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында Г.Исхакова туган ягыбыз өчен бик кадерле шәхес булуын, чит төбәктә гомер итсә дә туган ягын онытмавы, даими рәвештә якташлары янына кайтып очрашулар үткәрүен, милләтебезнең телен, моңын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклауга үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклап узды, иҗатында уңышлар теләде.
Кичәдә авторның җырларын шагыйрә үзе, шулай ук танылган җырчы, шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Людмила Аланлы, җырчы Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, шагыйрәнең авылдашы, җырчы, үзешчән композитор, гармунчы Хаҗиморат Әхмәтшин башкарды. Күпсанлы сораулар да Г. Исхакованың иҗатының саллы икәнен раслады. Шагыйрә залда утыручыларга култамгасы белән яңа китапларын бүләк итте.
23 июньдә Әлмәтнең «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә Г. Исхакова иҗади яшьләр, шигырь сөючеләр, каләмдәше Гүзәлия Галләмова, «Кызыл каурыйлар» берләшмәсе, «Умырзая» төркеме әгъзалары һәм гомумән шагыйрә иҗатын якын итүчеләр белән очрашты.
Очрашуны Татар гаиләсе фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева алып барды. Гөлфия ханым үзенең иҗат юлы турында сөйләде, яшь иҗатчыларга киләчәктәге эшчәнлекләре өчен киңәшләр бирде, үзенең яңа шигырьләрен укыды, җырларын башкарды. Катнашучылар зур кызыксыну белән әсәрләрдәге персонажлар, язылу тарихлары турында сораулар бирделәр.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге шагыйрәгә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» нәшрияты тарафыннан чыгарылган китапларны бүләк итте. Кунак-язучы үз чиратында, кичәдә катнашучыларга култамга язып үз җыентыкларын тапшырды.




Яңа комментарий өстәргә