Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә Алена Кәримова Һиндстанда Халыкара китап ярминкәсендә һәм конференциядә катнашты

2024 елның февралендә Дәһли шәһәрендә Халыкара китап ярминкәсе һәм Һиндстанның Рус тәрҗемәчеләре берлеге, Дәһлинең Рус йорты, Мәскәүнең Әдәбият институты тарафыннан оештырылган “Мәдәният, әдәбият һәм әдәби тәрҗемә әһәмиятен аңлау” дигән темага конференция булып узды.

Конференциядә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге җитәкчесе, Максим Горький исемендәге Әдәбият институты мөгаллимәсе, шагыйрә Алия Кәримова Татарстанның әдәби тормышы турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге әзерләп чыгарган «Антология современного татарского рассказа» һәм татар шагыйрьләренең тәрҗемә әсәрләре тупланган «Птица сердца» китаплары белән таныштырды.

Халыкара китап ярминкәсендә Алена Кәримованың «Тайны казанского двора» һәм «Возвращение Пеликена» җыентыклары киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова