Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шаһинур Мостафин истәлегенә узган “Шаһ Нур” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бүген Мамадыш балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында  якташыбыз, күренекле татар әдибе Шаһинур Мостафин истәлегенә багышлап үткәрелгән шигырь язу конкурсына йомгак ясалды. Бүген аның туган көне дә иде. Узган ел укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре арасында “Вәрис Гали укулары” бәйгесе да үткәрелгән иде. Кичә башында аның җиңүчеләренә һәм катнашучыларга муниципаль район Башкарма комтитеты җитәкчесе, район мәгариф бүлеге, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Дипломнары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Шаһ Нур” конкурсының җиңүчеләре түбәндәгечә:
Шаһинур Мостафинга багышланган шигырь язу конкурсында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында:
1нче урында: Исхакова Сәйдә – “Бәләкәч” балалар бакчасы.
2нче урында: Хәсәнова Зөһрә – “Теремок” балалар бакчасы.
3нче урында: Садриев Сәйдәш – “Радуга” балалар бакчасы.
Шаһинур Мостафинга багышланган шигырьләр язу конкурсында мәктәп укучылары арасында:

1нче урында: Гыймазова Алия – Кече Кирмән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

2нче урында: Гарипова Әдилә – Тәкәнеш урта гомуми белем мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

3нче урында: Фархуллин Әмир – Кече Кирмән төп мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Туган якка багышланган шигырь язу конкурсында балалар бакчалары арасында:

1нче урында: Галимбекова Гүзәл – “Радуга” балалар бакчасы
2нче урында: Мәннанова Адилә – “Ландыш” балалар бакчасы, 5 яшь.

3нче урында: Низамов Мухәммәт – Көек Ерыкса балалар бакчасы, 6 яшь.

Туган якка багышланган шигырь язу конкурсында укучылар арасында:
1нче урында: Низамов Ислам – Көек Ерыкса урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
2нче урында: Сәлахова Нурзилә – Кече Сон төп мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
3нче урында: Гиззатуллин Илһам – Катмыш урта мәктәбе укучысы.
Конкурста барысы илле кеше катнашты. Җиңүчеләр һәм катнашучыларның барысына да Дипломнарга һәм истәлекле бүләкләр җомга көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән, Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсендә тапшырылды. Беренче урынны алучылар статуэткаларга да лаек булдылар. Барлык катнашучыларга, балаларның әти-әниләренә, тәрбиячеләргә, укытучыларга районыбыз җитәкчелеге, редакциябез коллективы, шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз, Шаһинур Мостафинның туганнары исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Конкурсның партнерлары: “Гвардия” һава десанты гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнил Гыйззәтуллин, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Аталар клубы җитәкчесе Айрат Шакиров, Чиләбе шәһәренең “Сугыш инвалидлары” “Булат” Әфганстандагы сугыш һәм хәрби травмалар инвалидлары иҗтимагый оешмасы рәисе, муниципаль берәмлек депутаты Булат Әхмәтгаянов.
Искә алу кичәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, Шаһинур Мостафинның җәмәгате Фирая ханым, иҗатташ дуслары, туганнары катнашты һәм чыгыш ясады. Муса Хуҗаҗанов, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов исеменннән, Фирая ханымның иңнәренә затлы Оренбург мамык шәле салды.

( Мамадыш. Минневәрис Мингалиев)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр