Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Биектау үзәк китапханәсендә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды

Биектау үзәк китапханәсендә һәрдаим мәшһүр язучылар, шагыйрьләр белән очрашу кичәләре оештырыла. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, хезмәт ветераны, шагыйрә, язучы Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу да тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Чара барышында шагыйрә тарафыннан, үзе иҗат иткән Аллаһ вә Ана хакы, яшәү мәгънәсе, милләт язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә торган шигырьләрен укыганда ирексездән тамашачыларның күзләре яшьләнде. Шигырь сөючеләр тарафыннан бирелгән сорауларга бер дә тарсынмыйча, икеләнмичә җавап бирүе исә, Шәмсия ханымның халык өчен ачык булуын тагын бер кат дәлилләде. Китап сөючеләр, шигърияткә гашыйк тамашачылар яраткан шагыйрәләре белән кабат очрашулар насыйп булуын теләп саубуллаштылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм