Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Чаллының 54 гимназиясендә «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы редакциясе һәм Татарстан язучылар берлеге оештырган Шәүкәт Галиев әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды. 2020 елда оештырылган премия ел саен дүрт яшь иҗатчыга һәм балалар, яшүсмерләр өчен иҗат иткән бер өлкән язучыга бирелә.Кичәнең максаты – газетаның актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң-иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый  премияләр тапшыру иде.

Бәйрәмгә республиканың төрле районнарыннан «Көмеш кыңгырау» белән даими элемтәдә булган яшь хәбәрчеләр, аларның укытучылары, иганәчеләр һәм мәртәбәле кунаклар җыелды. Кунаклар Шәүкәт ага турында видеоязма карап аның тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар.

2022 елгы Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары:

• Язучы, журналист, Язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Гыймадиев.

Мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

  • Илүзә Сабирова, Казанның 2 гимназиясенең 9 сыйныф укучысы,
  • Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы Чаллы башы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы,
  • Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы,
  • Диана Фәрхетдинова, Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы

Аеруча активлык күрсәткән һәм иҗади уңышларга ирешкән укучылар Татмедиа АҖ дипломнары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясеннән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева