Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәйхи Маннур исемендәге премия

1981 елда Татарстан Язучылар берлеге, Татарстанның Мамадыш районы хакимияте, районның «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы гамәлгә куйган премия.

Шәйхи ага үзе исән чакта ук үз теләгендә әдәби бүләк бирүне оештыру мөмкинлеген белдергән. Шәйхи Маннурның вафатыннан соң Мамадыш районының «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар берлеге аның исемендәге премия булдыру турында карар чыгардылар.

Премия балалар әдәбияты буенча елның иң яхшы әсәренә, яшь авторның теләсә кайсы жанрдагы күренекле әсәренә бирелә. Шулай ук бу бүләкне ел дәвамында иң югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларга да тапшыралар. Премия диплом белән раслана һәм акчалата бүләк бирелә

ЛАУРЕАТЛАР:

  • Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) – 1982 ел
  • Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы – 1982 ел
  • Сәгыйров Гакыйл Шәрифулла улы (Улья­новск өлкәсе) – 1983 ел
  • Галиев Марсель Баян улы – 1983 ел
  • Гыйматдинова Нәбирә Минәхмәт кызы – 1985 ел
  • Вәлиев Мөдәррис Харис улы (Салих Маннапов) – 1985 ел
  • Газизов Рафаил Шәкүр улы – 1991 ел
  • Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы (Зиннур Хөснияр) – 1991 ел
  • Моратов Газинур Васик улы – 1992 ел
  • Низамиев Рашат Мияссәр улы – 1992 ел
  • Гыйльметдинова (Гультяева) Светлана Җәләл кызы – 1992 ел
  • Кәримова Нәзифә Харис кызы (Мәскәү) – 1993 ел
  • Корбанов Рафис Харис улы – 1993 ел
  • Сүлтиев Рөстәм Гаделҗан улы (Рөстәм Сүлти) – 1993 ел
  • Шәрипов Рәниф – 1994 ел
  • Леронов Лемон Лерон улы (Ләбиб Лерон) – 1994 ел
  • Ахунҗанов Вәкил Ахунҗан улы – 1994 ел
  • Баһаветдинова Дания Борһанетдин кызы – 1995 ел
  • Мансуров Зиннур Мөҗип улы – 1995 ел
  • Мостафин Шаһинур Әхмәтсафа улы – 1995 ел
  • Закиров Марат Хәлил улы – 1995 ел
  • Сафин Мансур Габдулла улы – 2000 ел
  • Мөгътәсимова Ләйсән Әлфәт кызы – 2000 ел
  • Гыймадиев Алмаз Марс улы – 2001 ел
  • Галиев Вахит Мөхәммәтвәли улы – 2001 ел.
  • Хәсәнов Зиннур Миннехан улы – 2002 ел.
  • Мингалимова Алсу Рөстәм кызы – 2002 ел
  • Галиев Әхмәт Мөхетдин улы – 2002 ел
  • Юзеев Илдар Гафур улы – 2003 ел
  • Мингалиев Минневәрис Харис улы (Вәрис Гали) – 2003 ел
  • Дәүләтшин Зиннәтша Дәүләша улы – 2003 ел
  • Амур Фәләх (Фәләхов Амур Нур улы) -2007 ел
  • Корбанов Рифат Җамал улы (Рифат Җамал) – 2011 ел
  • Вәлиәхмәтов Хөсәен Хәсән улы (Хөсәен Әхмәт) – 2014 ел
  • Архипов Ринат Николай улы (Ринат Мәннан) – 2014 ел
  • Фәләхов Рафаил Сәләхи улы – 2015 ел
  • Хәйруллин Илдар Шәмсулла улы – 2015 ел
  • Мөхәммәтҗанова Лилия Хатип кызы – 2015 ел
  • Ибраһимов Хәбир Кәбир улы – 2016 ел
  • Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы – 2017 ел
  • Нуруллин Ринат Гали улы – 2017 ел
  • Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы – 2019 ел
  •  Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы  – 2020 ел
  • Әбделманов Рәкит Яүдәт улы  – 2020 ел
  • Кәримов Камил Әдһәм улы –2021 ел
  • Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы – 2022 ел
  • Гыйләҗев Фәнил Фаил улы – 2023 ел
  • Галәветдинова Дания Нурулла кызы (Дания Нәгыйм) – 2024 ел

 

 

 

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр