Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Себер Ханбикәсе…

Аны Тубылда хәзер шулай дип атыйлар – Себер Ханбикәсе… Хәер, Тубылда гынамы – Уралдан Алтайгача таралып яткан Себер Илендә бу каһарман татар хатынын беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Сәбәбе – хезмәте бар, милләт өчен эшләренең нәтиҗәсе бар, шунлыктан, Казан да аның белән хисаплаша, таный башлады. Сүзем – Төмән өлкәсенең “Мирас” (“Наследие”) татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова турында. Себер ханлыгының борынгы башкаласы Искәрне торгызып, анда милли-мәдәни комплекс, мәчет төзеп куйган, дистә елдан артык бөтен Себерне, Идел-Уралны, Алтай-Саяннарны, казах далаларын Тубылда туплап, фәнни конференцияләр, халыкара фестивальләр уздырган Себер Ханбикәсе турында…
Мин аны унбиш еллап беләм икән…
Беренче тапкыр без аның белән Тубылда, 2005 елның салкын кышында очраштык. Луиза җитәкләгән “Мирас” оешмасы Себердә ислам дине тарала башлауның 610 еллыгы буенча “Исламская цивилизация в Сибири: история, традиции, современность” дип аталган фәнни конференция уздырды, без анда Казаннан зур делегация булып килдек. Бу фәнни чара зур югарылыкта узды, күп кызыклы һәм бәхәсле докладлар тыңланды, резолюцияләр кабул ителде. Әмма без соңыннан гына белдек – конференцияне уздыру зур каршылыкларга очраган икән, “ваххабитлар җыела” дип, алдан килешенгән бинаны бирмәгәннәр, “Мирас” оешмасы утырган офисны кичтән кереп, талап-җимереп чыкканнар, актив мөселман-татар егетләрен кулга алып, төрмәләргә илтеп тыкканнар… Әмма Луиза Шәмсетдинова белән Тубыл мәдрәсәсе мөдире Габделмәҗит хәзрәт Алиев, атом бозваткычлары кебек, бөтен каршылыкларны җиңеп-җимереп, бу мәртәбәле чараны югары дәрәҗәдә уздырдылар, Себергә кем хуҗа икәнлеген барысына да күрсәттеләр.
Ул вакытта Луизага нибары кырык яшьләр булган икән…
Озын зифа буй, шомырт кара озын чәчләр, ут чәчеп торган кара күзләр, шул ук вакытта европалы озынча йөзендә азиячел кучкыл-коңгырт төсләр… Ә холкы – ут, чабып барган атны каршына чыгып туктатырлык, урманда аюга ауга коры кул белән барырлык, һавада очкан кошны карашы белән атып алырлык… Үзе йөк машинасын да, җиңелен дә йөртә, “Буран”да элдерә, атта чаба, Иртышында балыклар белән ярышып йөзә, шул ук вакытта затлы, нәзәкатьле хатын-кыз булып та кала белә. Мин шул вакытта ук аның нәсел-нәсәбе белән кызыксындым, чөнки Луизаның төс-битендә, холык-фигылендә себер татарлыгы белән бергә, башка төрлерәк чалымнарны да күрдем. Нәкъ шулай булып чыкты да – Луизаның ике яктан да нәнә-әбиләре казан татарлары, чистай мишәрләре булып чыкты. Бабалары, ир-ат ягы – барысы да төп себер татарлары, танылган байлар, укымышлы нәсел. Луизаның гаярьлеге – мишәрләрдән, бастырып, эзлекле рәвештә эшли белүе – сабыр себер татарларыннан килгән асыл сыйфатлар, мөгаен…
Луиза беренче килүебездә үк безне Себер ханлыгының борынгы башкаласы урынына – Искәргә алып барды. Ул күренеш мәңге онытылмаслык булып истә калды – Тубылдан егерме чакырымнар ераклыкта, Иртыш елгасы буендагы урман аланы, анда билдән кар ерып кердек һәм тәреле чардуганнарга төртелеп, туктап калдык… Татарның борынгы башкаласы урынына, ханнар, шәехләр астанасы өстенә тирә-юньнән йортсыз-җирсез сукбай урысларны, эчеп үлгәннәрне китереп күмә башлаганнар икән. Луиза һәм аның оешмасы куйдырган һәйкәл-обелиск аларга каршы бер ялгызы басып тора, башында – ярымай, күкрәгендә – ант сүзләре… Соңыннан билгесез бәндәләр бу истәлек ташын урыныннан кубырып алып, Иртыш буена төшереп атар, татарлар аны кат-кат торгызыр, бу җир өчен Тубылда һәм Төмәндә дистәләгән судлар үтәр, ахыры барыбер Луизаның җиңүе белән тәмамланыр, чөнки хакыйкать аның ягында булыр… Әмма аңа кадәр әле унбиш ел буе көрәшергә туры килер…
Шул беренче килүебездә мин Луизаның туган авылы Көбәктә дә булдым, ул Тубылдан 70-80 чакрымнар ераклыкта, Иртыш елгасы буендагы борынгы бер сала булып чыкты. Хәер, Луиза үзе май аенда эрбет урманында туган, чөнки әтисе Алимҗан урман хуҗасы булган, ә әнисе – мал табибы. Соңыннан алар шушы Көбәк авылына күчкәннәр, Луизаны үги әтисе Абайдулла тәрбияләп үстергән. Луиза аның белән бергә балыкка да, ауга да йөргән, ул Абайдулла әтисен бик яраткан, тормышта аннан күп нәрсәләргә өйрәнгән. Аннан соң бар тормыш китү һәм кайтулардан тора – укырга күрше Вагай авылына китү, аннан – Тубыл, зооветтехникумның бухгалтерлык бүлеге, аны тәмамлагач – туган совхозына икътисадчы булып кайту… Колхозда, совхозда, урман хуҗалыгында эшләү, аннан Тубылга күчү, Төмән авыл хуҗалыгы академиясен, Төмән дәүләт институтын тәмамлау, югары белемле икътисадчы һәм юрист белгечлеген алу, төрле оешмаларда җитәкче урыннарда эшләү… Тубыл институтында аспирантурада уку. Һәм 2000 елдан башлап – иҗтимагый эшчәнлек, милләт юлында хезмәт кую, дистәләгән проектны тормышка ашыру, татар тарихын һәм мирасын күтәрү…
Бер караганда, Луиза Шәмсетдинова милли хәрәкәткә кереп китмәсә дә, бу биографиясе һәм тырышлыгы белән тормышында зур дәрәҗәләргә ирешкән булыр иде. Ул зур җитәкче, депутат, һич югы, танылган эшмәкәр-бизнесмен була ала иде, аның моңа бөтен шартлары туры килә. Әмма Луиза милләтенә, себер татарларына хезмәт итү юлын сайлап алган. Ни өчен? Нәрсә этәреч булган аңа бу катлаулы юлга кереп китәргә? Әйткәнемчә, Луиза үскән Көбәк авылы – тарихи авыл, биредә борынгы астаналар бар, шулай ук бу тирәдә Күчем урманы, Патша күле барлыгы да билгеле. Башкисәр Ермак үзенең үлемен нәкъ менә Иртыш елгасының Көбәк авылы турында таба, ягъни, Күчем хан мәргәннәре аның күзенә атып, шушында су төбенә олактыралар. Луиза болар турында кечкенәдән ишетеп үсә. Һәм бер көнне үзе дә төшендә Күчем ханны күрә…
Әйе, Луиза тышкы яктан ана арыслан кебек гаярь хатын-кыз булса да, күңел дөньясы бик нечкә аның, күргән төшләре дә гадәти түгел. Моннан егерме еллар элек ул төшендә Күчем хан белән Ермакны күрә. Алар шушы Көбәк авылында, Луиза өй саласы урында басып, сөйләшеп торалар икән. Күчем хан Ермакка әйтә: “Мин сине батырган идем бит, кайдан килеп чыктың?” ди. Тегесе, “Син мине кайда күмгән идең?” дип сорый. Күчем хан берничә урынны әйтә. Аннан сүз башкага күчә. Луизаның әйтүе буенча, Ермак – урыс телендә, Күчем хан татарча сөйли. Ермак Күчем ханга әйтә: “Син бит достойный воин идең, сине онытып баралар, – ди. – Миңа һәйкәлләр салалар, исемем телдән төшми… Менә мине тиздән тагы да каты күтәрерләр, менә күрерсең!” Аңа каршы Күчем хан әйтә: “Менә болар мине онытмаслар”, дип, янында торган 6-7 яшьлек түбәтәйле малайга күрсәтә. Аннан кулын Луиза ягына сузып: “Менә бу хатын дәвам итәр, ул беләр нәрсә эшләргә”, ди. Луизаның әйтүе буенча, Күчем хан 55-60 яшьләрдә, нык бәдәнле, уртачадан озынрак буйлы, түгәрәк йөзле, бөркет карашлы, җиһангир кыяфәтле ир-ат була. Өстендә затлы борынгы кием, башында сугышчылар кия тоган очлым…
Луиза бу төшенә бик гаҗәпләнә һәм бу җирлекнең тарихы белән ныграк кызыксына башлый. Ул арада төшендә генә түгел, өнендә дә гаҗәеп күренешләргә тап була – җирдә һәм күктә барган сугышларны күрә, урысча-татарча кычкырган, ыңгырашкан тавышларга хәтле ишетә… Искәрне барып эзләп таба, томан арасыннан, күзенә ак яулыклы, озын ак күлмәкле хатын күренә. Ул кулларын күкрәгенә куеп, дәшми генә Луизаны озатып кала… Һәм Луиза Искәргә китмәскә килгәнен аңлый… Һәм шушы хәлләрдән соң, моннан егерме ел элек, ул милләткә хезмәт итү юлына баса – үзенә тарафдарлар туплый, “Мирас” оешмасын төзи һәм 8 ай артыннан йөреп, аны теркәтә, Искәрне торгыза башлый. Ул үзенең иҗтимагый эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара, берсе – себер татарлары тарихын һәм мирасын фәнни нигезләү аша галимнәр белән конференцияләр һәм форум-түгәрәк өстәлләр уздыру; икенчесе – халыкның рухын күтәрү, милли аңын үстерү өстендә эшләү. Әмма болардан тыш тагы иң зур эше – Искәрдә мәчет салдыру, музей комплексы төзү, менә монда инде хуҗалык эшләрен, кануннарны, икътисадны бик яхшы белү сорала, ә ул сыйфатлар Луизада бар. Һәм ул тәвәккәлләп эшкә тотына, баш-аягы белән Искәргә чума…
Аның эшендә каршылыклар бик күп була, алар хәзер дә бар, әмма Луиза аларның барысын да әкрен генә җиңә бара. Беренче җиңүе, мөгаен, туып-үскән авылында, үзе яшәгән урамга Күчем хан исемен бирдерү булгандыр. Башта авыл халкы аның бу омтылышына битараф була, әмма урыс казаклары Көбәккә килеп, Луиза сораган урамга Ермак исемен куйдырырга теләгәч, уянып киткәндәй булалар. Ни өчен Көбәккә, ни өчен Ермак – чөнки ул шушы тирәдә батып үлә, шуңа күрә урыслар авылның төп урамына аның исемен бирергә телиләр. Ә Луиза инде имзалар җыеп, алар сораган урамга Күчем хан исемен рәсмиләштереп тә өлгергән була, үз капкасына тактасын да кадаклап куя. Луизаның ишегалдында да, сабантуй колгасы кебек озын баганада, әллә кайлардан ярымай җемелдәп күренеп тора…
Луизаның икенче җиңүе – Тубыл шәһәренә Искәр ягыннан керә торган урында татарча реклама такталары – баннерлар яздырып кую булгандыр, мөгаен. Зур яшел такталарның берсенә, алтынсу хәрефләр белән, “Борынгыларның яткан урынын белсәк, киләчәкнең кадерен белербез”, дип, икенчесенә “Туган Себер җиребездә бергәләшеп яшәргә язсын!” дип язылган иде, мин аларны моннан унбиш ел элек үз күзләрем белән күрдем. Шунда ук Себер ханлыгының туграсы да ясап куелган, анда – атка атланып чабып бара торган татар ханы рәсеме, аның як-ягында – аягүрә баскан ике кеш (соболь) ясалган. Татарстанның үзендә дә ул вакытта мондый татарча язулы такталар күрмәгәнгә, бу миңа бик гаҗәп булып тоелды.
– Шушы татарча реклама такталарын законлы рәвештә олы юлга утыртып куйгач, баганасын кочаклап еладым, – дип сөйләгән иде Луиза ул вакытта. – Шунда эшләүче урыслар аптырадылар… Безнең хәлне аңлау өчен кара урманнарда, урыс арасында татар булып яшәргә кирәк шул…
Әйе, себер татарларының чын хәлен бары тик алар үзләре генә аңлый шул… Моның өчен җәйләрен мыжлап торган чебен-черки арасында, кышларын зәмһәрир салкыннарда, ачы бураннарда, көзге юлсыз пычракларда анда яшәргә кирәк… Кара урманнар, төпсез сазлыклар арасында гына түгел, Себерне кара урман кебек басып киткән урыс арасында яшәп, исән калырга, татар булып калырга кирәк… Моның өчен үз тарихыңны яхшы белергә, телеңә, динеңә, үз мәдәниятеңә чытырдап ябышырга, аны беркемнеке белән дә алыштырмаска кирәк. Себер татарларында бу сыйфатлар бар, әмма алар да инде юкка чыгу чигенә килеп җиткән, чөнки гасырларга сузылган коллыкның очы-кырые күренми, ул сазлык кебек, кара упкын булып, аларны берәм-берәм йота бара… Милләт буларак бөтенләй юкка чыкмас өчен, себер татарларына нишләргә? Бу йотылу упкынына каршы нәрсәне куярга, ничек Себердә мөселман-татар булып исән калырга?
Луиза Шәмсетдинова шушыларга җавап эзли иде…
Һәм аның барлык гамәлләре шушы йотылуга каршы җавап иде…
Себергә беренче аяк басу белән мин дә шушы сорауларга җавап эзли башладым – биредә яшәүче татарларга ничек ярдәм итәргә? Шушы афәтләргә ничек каршылы торырга, үз хокуклары өчен көрәшергә ничек рухларын күтәрергә? Мин Себергә беренче баруымда ук аларның үз тарихчылары булмавына игътибар иттем, ә башкалар Себер тарихын үз файдаларына язалар, анда татарларга урын юк. Урыслар Ермакны күтәреп, Күчем ханны бик түбәнәйтеп китаплар чыгарганнар, татарларның моңа җавабы юк. Мин – язучы, тарихчы, себер татарларына шушы өлкәдә ярдәм итә алам, дип уйладым. Бу турыда Луиза белән дә киңәштем, Себер ханлыгы тарихы, Күчем хан турында роман язарга ниятләгәнемне әйттем. Ул моңа бик сөенде, кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтте. Һәм ярдәм итте дә – “Күчем хан” тарихи романы аның тәэсирендә һәм булышлыгында дөнья күрде.
2006-2007 елларда мин Себердән кайтып кермәдем, Луиза Шәмсетдинова, Зәйтүнә Тычинских, Клим Садыйков, Әнәс Гаитовлар белән мин Тубыл тирәсендәге бөтен тарихи урыннарда булдым, Күчем хан һәм Ермак сугышкан җирләрне өйрәндем, архивларда, музейларда, китапханәләрдә эшләдем, авылларда булып, аксакаллар белән очраштым, китабым өчен материал тупладым. Бу сәфәрләремдә мин Луизаның өендә куна-төнә яттым, аны тагы да якыннан белдем, янартаудай кызган чакларын да, чарасызланып сыктаган вакытларын да күрдем, яхшы сүзем һәм киңәшләрем, догаларым белән булса да юатырга, ярдәм итәргә тырыштым. Бу вакыт эчендә себер татарлары тарихына һәм тормышына караган дистәләгән мәкалә яздым, милли мәгариф буенча, танылган себер татарлары Габдрәшит Ибраһимов һәм Фоат Вәлиевларга багышланган фәнни конференцияләрдә катнаштым. Һәм романымны яздым, “Күчем хан” китабы 2007 елның җәендә Казанда дөнья күрде, Төмән эшмәкәре Ринат Насыйров аны үз хисабына бастырып, бөтен тиражын диярлек Себергә алып кайтып таратты. Бу китап буенча без Луиза белән аның туган авылы Көбәктә, Тубылда һәм Төмәндә презентацияләр уздырдык, халык аңа югары бәя бирде, “Себер татарларын үз алтын тәхетләренә яңадан утырттыгыз”, диделәр. Икенче тапкыр “Күчем хан” китабы 2011 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты һәм бик тиз таралып бетте. 2016 елда ул Төркиядә, төрек телендә дә дөнья күрде, аны милләттәшебез Фәнис Зыялы тәрҗемә итте, шулай итеп, себер татарларының, Күчем ханның даны еракларга таралды… Аннан соң мин себер татарлары турында “Һиҗрәт” дип аталган тарихи роман яздым, анысына материал тупларга Омск өлкәсенә, Төркияләргә хәтле чыгып киттем… Мин дә Себер тарихына китмәс өчен килүемне аңладым.
Әйе, Луизаның да милләт тормышы өчен тарихы Күчем ханнан башланды…
Һәм даны бөтен Себергә генә түгел, Евразия кыйтгасына таралды…
2008 елдан данлыклы “Искәр җыены” башланды, аның проект авторы һәм тормышка ашыручысы да Луиза иде. Берничә көнгә сузылган бу җыен “Искәрнең тарихи язмышы” дип аталган фәнни-гамәли конференцияне, Себер ханлыгының борынгы башкала урынында уздырылган халыкара фестивальне, Тубылның затлы залларында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләүләрне үз кысаларына ала. Шушы дистә елдан артык вакыт эчендә мин бу чараларның барысында да диярлек катнаштым һәм үз сүземне әйттем. Казаннан татар тарихчылары Габделбәр Фәйзрахманов һәм Дамир Исхаков та “Искәр җыены”ның башында тордылар, аның төп идеологлары булдылар. Фәнни конференцияләрдә һәм фестивальләрдә элек Татарстан һәм Себер галимнәре генә катнашса, хәзер ул халыкара дәрәҗәдә уздырыла, анда Казахстан белгечләре дә бик теләп катнаша һәм үз сүзләрен әйтәләр. Мине бигрәк тә бу фәнни чараларда төрле милләт вәкиләренең – хакас, телеут, тыва, алтай халыкларының галимнәре катнашуы сөендерә, алар шушы “Искәр җыены”нда төрки бердәмлекне күрәләр, авыр вакытларда татар туганнарына сыеналар, Луизага рәхмәтләрен укыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, конференция материалларын туплап, Тубылда һәр елны диярлек затлы җыентыклар дөнья күрә, киләчәктә татар тарихын, Евразия киңлекләрендә яшәүче төрки халыклар тарихын алар буенча да өйрәнерләр әле!
Ә табигать кочагында үтә торган “Искәр җыены” – үзе бер могҗиза, ул миллилеге һәм халыкчанлыгы белән аерылып тора. Бу инде теге вакытлардагы карга батып утырган, тәреләр чорнап алган ятим Искәр түгел, ә шаулап торган Татар башкаласы! Күз алдына китерегез – мәчеттән капка төбенә кадәр тирмәләр тезелеп киткән, аларда тирә-күрше авыллардан, Төмән, Тара, Ялутор, Омскилардан, Новосибирск, Кемерово өлкәләреннән татарлар инде кичтән үк килеп урнашканнар… Барысы да диярлек үз хисабына килә, хакимиятнең монда ярдәме юк, комачауламасалар, шуңа да рәхмәт! Милләт монда үз-үзен оештыра белүнең үрнәген күрсәтә. Милләт монда бөтен матурлыгы белән күренә…
Әнә нәкъ борынгы заманнардагы кебек, иң затлы тирмәдә Күчем хан һәм аның яраткан хатыны Сүзге-Бикә утыра, аларны тимер көбәләр кигән яугирләр саклап тора… Ә тирмәләрдәге тәбәнәк өстәлләрдә ниләр генә юк – себер татарларының кырык төрле бавырсагы, каклаган каз, елкы ите, тозлаган, ыслаган, пешкән балык, җемелдәп яткан торна күзе – мүк җиләге, гөмбәсе, эрбет чикләвеге… Урман нигъмәте, Иртыш бүләге… Ул арада кемдер гармун сузып җибәрә, кубыз чиртә башлый, Искәр өстенә скрипка моңы тарала – себер татарлары бәйрәм итә… Һәм аларга бу бәйрәмне оештыручы – Себер Ханбикәсе Луиза… Ә сәхнәдә бәйге бара – кемдер өздереп җырлый, кемдер ут чыгарып бии, кемдер елатырлык итеп шигырь сөйли – һәм барысы да татарча…Бөтен кеше диярлек милли киемнән, бәрхет камзуллар, чигүле калфак һәм түбәтәйләр, якасы кеш тиреле затлы туннар – барысы да себерчә, татарча… Намаз вакыты җиткәч, Иртыш буйларына кадәр яңгыраган азан тавышы һәм халыкның борынгы җиргә тезләнеп укыган намазы – барысы да үзебезчә, мөселманча…
Әйе, каккан казыгы да булмаган урынга шушы унбиш ел вакыт эчендә Луиза мәчет салып куйды, шәһитләр һәм шәехләр астанасын аллея рәвешендә торгызды, монда инде кунак йорты, шәхси музей, чәйханә бар. Аңа бу хуҗалык эшләрен алып барырга, бу биналарны салып чыгарга һәм тотарга, һәр елны шаулатып “Искәр җыены”н уздырырга Төмәннән милләттәшебез, эшмәкәр Дамир Ибраһимов ярдәм итә, аңа да Аллаһның рәхмәтләре булсын! Әйе, Луизага да боларны башкарып чыгу өчен шушы юлда йөрәгенең яртысын өзеп калдырырга туры килде. Хакимиятнең, Төмәннең, хәтта Казанның да аңа карашы төрлечә булды, хуплаудан – хурлауга кадәр, мактаудан – салып таптауга кадәр… Луиза беркемгә дә буйсынмады, үзенең Искәрен беркемгә дә бирмәде, бүлешмәде, хыялыннан бер адым да артка чигенмәде. “Булмас, бу кадәр зур эшләрне ерып чыга алмас!” диючеләр дә булды, Луизаның арып, хәле бетеп, туктап калуын көттеләр, чөнки ул туктаса – барысы да туктаячак. Ә ул, атом бозваткычы кебек, күкрәге белән боз тавыдай каршылыкларны җиңеп, җимереп, алга баруын дәвам итте, чөнки аның милләтенә биргән вәгъдәсе бар иде… Бер килүемдә, Искәр җыенында Луизаның иңнәренә мин борынгы ак ефәк шәлемне салдым, аны үземнең дәвамчым, дип атадым, һәм хәзер дә шушы фикеремдә калам… Ул минем давыллы яшьлегемне хәтерләтә…
Әйе, Луизага бер генә нәрсә дә көрәшсез бирелмәде, ә иң зур көрәш Искәрдәге җир өчен булды, иң зур каршылык – андагы мәчет төзелешенә. Шушы җир һәм мәчет өчен Тубылда һәм Төмәндә дистәләгән судлар, йөрәк канына манчып язган йөзләгән гариза һәм мөрәҗәгатьләр, бер белмәгән кешеләрнең ярдәме һәм үз татарларыбызның ук сатуы… Ул боларның барысын да күрде, барысын да кичерде… Шушы елларда бәгырьләрен өзеп, ата-анасы бакыйлыкка күчте, аның яралы җанын юатырга теләгәндәй, балалары үз гаиләләрен корып, аны оныклар белән сөендерделәр… Ә башкарасы эшләре күп бит әле аның – мәчетенә ай куеп, эчен эшләп бетерәсе, анда кереп, халкы белән тезләнеп намаз укыйсы бар… Шушы елларда башлаган өр-яңа проектын – Сүзге-Тораны дәвам итәсе, ханбикәнең борынгы каласын торгызасы бар… Яшьләр өчен башлап җибәргән “Күчем хан оныклары” фестивален дәвам итәсе бар… “Искәр җыены”н да яңа югарылыкларга күтәрергә, себер татарларын дөньяга танытырга кирәк… Алтайдан – Урал тауларына кадәр, котыптан – кыпчак далаларына хәтле таралып яткан төрки дөньяны шушы татар үзәгендә бергә тупларга кирәк… Луиза аларның барысына да кирәк, бик кирәк!
Элек Тубылда себер татарлары тарихы, дип күрсәтерлек әллә ни юк иде. Хәзер көлдән гөлгә әйләнгән Искәр бар, Сүзге-Тора күтәрелеп килә. Югыйсә, боларны бер татар хатыны түгел, хакимият эшләргә тиеш иде бит! Хәзер бөтен интернет, Тубылның бөтен буклет-рекламалары Луизаның Искәр җыены белән тулган, аның тарихи маршрутлары буенча экскурсияләр уздырыла. “Искәр җыены” фестивале хәтта “Россиянең 200 иң яхшы вакыйгасы” милли календарына да кертелгән! Бу инде себер татарларын, аларның бөек тарихын, Күчем хан кебек милли каһарманнарын, Луиза Шәмсетдинова кебек бүгенге милли лидерларын да таный башлау, дигән сүз.
Әйе, бер караганда, Луиза Шәмсетдинова Искәрне, себер татарларының борынгы тарихын торгыза кебек. Әмма аның максат-мессиясе зуррак – ул себер татарлары күңелендә дәүләтчелек рухын торгыза, тарихтагы Себер ханлыгы, Күчем ханнар аша милләтнең бәйсез киләчәгенә күпер сала. Һәм милләт күңеленә дә ул Себер Ханбикәсе булып кереп калыр…

(Фәүзия Бәйрәмова. “Мәдәни җомга” )

 

 

Язучылар