Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде

30 август “Казан тавышлары” музыкаль поэтик перфоманста “Саумы, Казан!” хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде.Хәзерге заманның әдәби киңлегендә Татарстан башкаласының сәнгати образын тудыру максатыннан Казан шәһәре Мэриясе “Саумы, Казан!” дип исемләнгән хикәяләр конкурсы игълан иткән иде.

Конкурста РФ нең дәүләт телләрендә иҗат итә торган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша алды. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителде.

Конкурска 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә кадәр эшләр кабул ителде. Барлыгы 120 дән артык эш килде. Шуларның 50 дән артыгы татар телендә һәм 70 е рус телендә. Катнашучылар Казан шәһәре белән генә чикләнеп калмады, хәтта ерак Төркия, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Алтай крае, Австралия һәм Нью-Йорктан да эшләр килеп иреште. 25 августтан бирле мәртәбәле жюри эшләрне тикшерде һәм иң яхшы дип исәпләнгән хикәя авторлары финалистлар рәтенә керде. Менә алар:

Габдуллина Алина Рамилевна «Мусильда – кошка-медсестра» хикәясе авторы;
Береснев Илья Михайлович – «Изумруд»;
Сабирова Айзилә Рәшид кызы – «Сәгать алты иде»;
Шәйхлисламова Айгөл Нурулла кызы – «Саумы, Казан!»;
Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы – «Карындыклы иде тәрәзәсе»;
Фокин Денис Николаевич – «В конце лета»;
Юнысова Асия Шәйхразый кызы – «Имән»;
Шишкарева Марина Витольдовна – «Удачный день»;
Курин Леонид Михайлович – «Времена не выбирают»;
Габдраупова Фарида Анваровна – «Казанский аваз»;
Гәрәева Айзирәк Наил кызы – «Казаныма кайтам»;
Хәялиева Раилә Ренат кызы – «Каз анасы шәһәре» хикәяләре авторлары.

Конкурска килгән эшләрне тикшергәндә, жюри әгъзалары Казан шәһәре, үзләрен чын казанлы дип сыйфатлый торган кешеләр, шәһәрнең төрле урыннары һәм аңа бәйле вакыйгаларны игътибар үзәгендә тотты.

Конкурста җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә (18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр) акчалата бүләкләр тапшырыла:
I урын – 80 000 сум;
II урын – 50 000 сум;
III урын – 30 000 сум.

Һәм шулай ук жюри игътибарына лаек булган эшләргә кызыксындыру бүләкләре дә булачак.
Конкурсның йомгаклары буенча ел ахырында иң яхшы хикәяләр Казан турында зур бер китапка тупланачаклар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр