Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Саумы, Казан!» әдәби хикәяләр конкурсы дәвам итә

«Саумы, Казан!» әдәби хикәяләр конкурсы

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

  1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә «Саумы, Казан!» прозаик әсәрләр әдәби конкурсын (алга таба – конкурс) оештыру һәм уздыру тәртибен билгели.

1.2. Конкурсны гамәлгә куючы – Казан шәһәре Мэриясе.

 

  1. Конкурсның максатлары һәм бурычлары

2.1. Кече формадагы социаль әһәмиятле әдәби әсәрләр иҗат итүгә ярдәм итү.

2.2. Казан шәһәренең әдәби-сәнгать образын формалаштыру, заманча Казан текстын ясау.

2.3. Заманча язучыларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү.

2.4. Китапны һәм укуны популярлаштыру.

 

  1. Үткәрү шартлары

3.1. Конкурста гражданлыкка бәйсез рәвештә, РФ дәүләт телләрендә яза торган 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. ТР территориясендә яшәүче халыкларның башка телләрендә язылган эшләр рус яки татар телләренә тәрҗемә белән кабул ителә.

3.2. Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә:

– 18 яшьтән 35 яшькә кадәр;

– 35 яшьтән өлкәнрәкләр.

3.3. Һәр катнашучыдан бер генә әсәр кабул ителә.

3.4. Конкурс 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә кадәр уздырыла.

3.5. Конкурсның игътибар үзәгендә: үзләрен казанлылар дип атаучы, Казан шәһәрендә яшәүче кешеләр; шәһәр тормышыннан тарихлар һәм урыннар.

 

  1. Конкурс материалларын тапшыруга һәм әзерләүгә таләпләр

4.1. Конкурс хикәяләре ирекле формада ике ысул белән кабул ителә:

  1. kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән җибәрергә;
  2. Instagram һәм VK социаль-челтәрләрендә, ачык аккаунтта #СаумыКазан, #ЗдравствуйКазань хэштеглары куеп урнаштырырга һәм текст башында конкурста катнашу турында язарга.

4.2. Эшләрне почтага җибәргәндә, гаризада (Кушымта) авторның Ф.И.О., яше, эш яисә уку урыны, яшәү адресы, телефоны, электрон адресы, шулай ук номинация, әсәрнең исеме, аны язу датасы турында белешмәләр күрсәтелүе шарт. Instagram социаль челтәренә урнаштырган очракта, түбәндәге сылтама буенча мәгълүмат тутырырга кирәк:  https://forms.gle/SXMB1wjoCUnjmGF77

4.3. Конкурста катнашучы җибәргән әдәби әсәренең авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли.

4.4. Автор оештыру комитетына хәбәр итеп, үзенең конкурс эшен югарыда күрсәтелгән электрон почта адресы буенча кире кайтарырга мөмкин.

4.5. Конкурста катнашучыларның эшләре рецензияләнми. Җибәрелгән әсәрләр исемлеге бастырылмый.

 

  1. Бәяләү критерийлары:
  • конкурсның тәкъдим ителгән тематикага һәм сайланган номинациягә туры килүе;
  • теманы ачуда, образлар тудыруда авторның сәнгать алымнарының оригинальлеге;
  • конкурсның барлык шартларына туры килүе.
  1. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү

6.1. Һәр яшь категориясендә I, II, III урыннар буенча җиңүчеләр билгеләнә.

6.2. Конкурста җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә акчалата призлар тапшырыла:

I урын – 80 000 сум;

II урын – 50 000 сум;

III урын – 30 000 сум.

Бүләкләр арасында: махсус дипломнар, җиңүчеләрнең әсәрләрен бастырып чыгару.

6.3. Нәтиҗәләр ясау 2021 елның 30 августында Казан шәһәре көнендә булачак.

6.4. Конкурс йомгаклары буенча конкурс эшләре белән китап нәшер итү күздә тотыла.

6.5. Конкурсны оештыручылар кызыксындыру бүләкләре бирергә хокуклы.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр