Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Саумы, Казан!» чәчмә әсәрләр әдәби конкурсы игълан ителә

Казан мэриясе хәзерге заман язучыларының иҗади потенциалын үстерү һәм китап укуны популярлаштыру максатыннан Казан турында бәйге игълан итә. Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә.

Авторларның моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре карала. Конкурста РФ нең дәүләт телләрендә иҗат итә торган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Кайсы ил гражданы булуы мөһим түгел. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителә.

Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә: 18 дән 35 яшькәчә һәм 35 яшьтән өлкәннәр.

“Һәр катнашучыдан сайлап алынган номинациядә бары тик бер әсәр генә кабул ителә. Конкурс 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә (31 июльне дә кертеп) кадәр үткәрелә.

Конкурсның игътибар үзәгендә – Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре; шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар.

Һәр номинациядә җиңүчеләр өчен бүләкләр тапшырыла:

I урынга – 80 мең сум;

II урынга – 50 мең сум;

III урынга – 30 мең сум.

Бүләкләр арасында: махсус дипломнар, җиңүчеләрнең әсәрләрен бастырып чыгару.  Йомгаклау һәм бүләкләү 2021 елның 30 августында Казан шәһәре көнендә була.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм