Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сания Әхмәтҗанова Казанның 99нчы балалар бакчасында очрашуда булды

Татарстан Язучылар берлеге башлангычы белән, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә иҗади очрашулар дәвам итә. Чираттагы әдәби-музыкаль кичә Казанның катнаш төрдәге 99 нчы балалар бакчасында үткәрелде. Очрашу балаларга милли тәрбия бирүдә гаилә һәм балалар бакчасы хезмәттәшлеген күз алдында тотып оештырылды. Бәйрәм Сания Әхмәтҗанова катнашында узды һәм анда шагыйрәнең туган як, туган тел, гаилә, табигать, спорт темасына нәниләр өчен язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Шагыйрә белән очрашуга балаларның әти-әниләре дә килгән иде. Алар да, тәрбиячеләр дә сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнаштылар. Мондый күмәк чара балаларда әти-әниләре, тәрбиячеләре өчен горурлык хисләре, туган телебез белән тагын да ныграк кызыксыну уятыр, дигән өмет тудыра. Тәрбиячеләр фикеренчә, балалар җыр, күмәк уеннар барышында туган телебезне җиңелрәк үзләштерә, шуңа күрә нәниләр өчен яңарак әсәрләргә ихтыяҗ зур.

Балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Нәгыймова С.Әхмәтҗанованың “Камил белән Камилә” дигән шигъри уенына көй язган. Балалар аны уйнап та күрсәттеләр. Җырлы әйлән-бәйлән аерым темаларга сүзләр әйтүне күз алдында тоткан билгеле уенга нигезләнсә дә, ул җырлап башкарылуы белән балаларга тагын да кызыклы булды. Балалар бакчасы мөдире Рита Хәкимова кунакка килгәне өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага һәм бәйрәмне оештырган өлкәннәргә рәхмәт әйтте. Рита Харис кызы, очрашулар планына 99 нчы балалар бакчасын да керткән өчен, Татарстан Язучылар берлегенә аерым рәхмәт белдерде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн