Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабайтуй мәйданы – Хәтер мәйданы

Нурлат районының  Биккол авылындагы  Сабантуй  мәйданын икенчеләй әнә шулай дип тә атыйлар. Чыннан да, туган җиреннән читтә, еракта яшәүче авылдашлар инде ни гомер елга бер тапкыр нәкь шушы милли бәйрәм гөрләгән төштә сагынышып күрешәләр, шул очрашуларда уртак хатирәләрне, мөкатдәс истәлекләрне яңарталар. Һәм, әлбәттә, биредән рухи дәрт, күңел күтәренкелеге алып китәләр.

Сабантуй, хәтер мәйданы  дигәнебез үзе авылның үзәк урамында урнашкан. Төрле яктан сузылган якты нурларның бер ноктада төенләнеше  кебек ул. Янәшәдә мәһабәт мәдәният йорты, авыл хакимияте, мәктәп, сугышта һәлак булганнарга һәйкәл, арырак- күл буе. Быел исә язын бу җирдә парк-бакчага да нигез салдылар, тирә-ягын киртәләп, шактый гына  үсенте-куак утырттылар.  Шунысы да игьтибарга лаек, бәлки тиздән гөлбакча булып күкрәп утырачак паркның бер канаты  авылның күренекле педагоглары Гыйззелбәнат һәм Хәйдаргали Диндаровлар яшәгән, агачлары сакланып калган  йорт, каралты-кура нигезенә туры килде. Бүтән байтак мәрхүм укытучылар да кайчандыр шушы урамда гомер кичергәннәр.

Сабантуйны башлап җибәргәндә, иң элек шул кадерле, хөрмәтле кешеләрне искә алдылар, әрвахлар рухына догалар ирештерделәр. Һәм шуннан гөрләде бәйрәм, шаулады бәйрәм. Татар халкының бер генә борынгы уены да, йоласы да онытылмаган. Олысы-кечесе бил алышуда, чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерешүдә… хәл кадәри катнашып кинәнде. Берсе дә бүләксез калмады. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина әйткәнчә, “кадер-хөрмәт, сыебыз һәркемгә җитәрлек, бер елны да әллә кайлардан хәйрияче эзләп аптырамыйбыз, бәйрәмгә кирәк-ярагын, маясын авылдашлар белән юнәтәбез”. Әнә алып баручылары да – Кариев театрыннан, Татарстанның атказанган артистлары Лилия белән Илнар Низамиевлар. Берсе көйләп, икенчесе сөйләп дигәндәй, халыкны җыр-музыка, нәфис сүз  белән дәртләндереп тордылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Закирова да бу җәһәттән аларга тиңдәш иде. Сабантуйга авылдаш язучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлар шәһәренең мактаулы гражданины Илдус Диндаров чакырулы иде. Ул  үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды, уеннарда җиңүчеләргә яңа китапларын тапшырды. Илдус ага Диндаровның югарыда телгә алынган атаклы педагогларның  варисы-улы икәнен өстәү дә урынлы. Әлеге укытучылар паркын булдыру аның идеясы һәм ул аны гамәлгә ашыруда үз өлешен кертә.  Дөрестән дә, бик изге, онытылмас, хикмәтле урын ул Сабайтуй мәйданы- Хәтер мәйданы.

Лилия Мөбәрәкшина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина