Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Саҗидә Сөләйманова әдәби премиясен һәм стипендияләрен 16 иҗатчы кабул итеп алды

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел беренче мәртәбә Казанда тапшырылды. Лауреатлар премияне Милли китапханә сәхнәсендә кабул итеп алдылар.

Лауреатларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сәламләде.

«Быел бу премияне Казанда тапшыру башкалабыз өчен дә зур үрнәк. «Рухият» фонды кебек фондларны булдырырдай җитәкчеләребез кирәк. Халкыбызның киләчәген без милли рухыбызны баета барып кына саклый алабыз. Бу эшләребез дәвамлы булсын», – диде Марат Әхмәтов, катнашучыларны сәламләп.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев әлеге кичәне оештыруга зур көч куйган Әлмәт театрына, Кариев театры артистларына һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

«Бик матур кичә бара. Сезне нефтьчеләр исеменнән сәламлим. Илфак Мирзаевич, хәтерлисеңме, бергә башлаган идек премияне. Илфак Ибраһимов Язучылар берлеген җитәкли иде ул вакытта. Хәзер бу премия бик дәрәҗәле, лаеклы премиягә әверелде. Аның кыйммәте елдан-ел арта бара», – диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыккан ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовка, әлеге тәкъдимне күтәреп алган «Татнефть»кә һәм «Рухият» фондына җылы сүзләр әйтте.

«Башланганда бу премиянең шундый масштаб алыр дип уйламаган да идек. Безнең олы шагыйрәнең исемен шулай мәңгеләштерә башлау фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Булмаганны күтәреп булмый, Саҗидә апаның шигырьләре – татар исән чагында татар күңелендә мәңге яши торган шигырьләр. Андый кешенең исемен байрак итеп күтәрсәң дә горурлык», – диде Ркаил Зәйдулла.

Быелгы премия шагыйрә һәм тәрҗемәче Алия Кәримовага, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәраповага һәм Әлмәт шагыйрәсе Минзифа Әхмәтшинага тапшырылды.

С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия кысаларында кызыксындыру бүләге Буада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзатулловага, Нурлатта яшәүче язучы Илдус Диндаровка, Казанда яшәүче шагыйрә Ольга Овчинниковага бирелде.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасына караган махсус бүлектә белем алучы Теләче авылы кызы Руфия Мортазина һәм Теләче районы Үзәк авылы егете Илмир Газизовка тапшырылды.

Әлеге стипендиягә шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан Алинә Закирова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Ландыш Гобәйдуллина, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Дарина Мороз һәм Екатерина Мершина, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Виктория Обручникова, Әлмәт политехникумыннан Полина Валова, Әлмәт медицина көллиятеннән Алинә Гыймадиева һәм Чаллы дәүләт педагогия университетыннан Полина Яковлева лаек булган.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова