Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары бүләкләнде

Иң яхшы балалар әдәби әсәрләренә Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары шагыйрьнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләнде. Театральләштерелгән кичә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтә.

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм сертификатларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәрләре» номинациясе:

  • I урын. «Әллә юри, әллә чын» – Айгөл Әхмәтгалиева (псевдоним – Галәм);
  • II урын. «Тылсымлы пароль» – Гөлүсә Батталова (псевдоним – Айтишник Вахит);
  • III урын. «Аҗдаһаны җиңәр мәхәббәт» – Әлфис Гаязов (псевдоним – Суварлы).

Иң яхшы комикс (сюжеты иллюстрацияләр белән сөйләнгән хикәя):

  • I урын. «Кем җинде икән?» – Дилә Гыйльметдинова;
  • II урын. «Өрәкле йорт» – Сәлимә Аскарова (текст авторы һәм рәссам) һәм Елизавета Буланкина (коллектив псевдонимы – Укулеле);
  • III урын. «Әти патефон алды» – Азалия Ибраһимова (псевдоним – Йолдыз)

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәрләре» (повесть, хикәя) номинациясе:

  • I урын. «Мәдинә нигә елый?» хикәясе – Ләлә Гыймадиева (псевдоним – Каплан);
  • II урын. «Шакмак туп» повесте – Лилия Сираева (псевдоним – Дус);
  • III урын. «Туган көн» повесте – Галимҗан Гыйльманов (псевдоним – Җан).

«Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма) номинациясе:

  • I урын. «Төшләрем» шигырьләр циклы – Гөлназ Хәйруллина (псевдоним – Гөл);
  • II урын «Йомгак кая качкан?» шигырьләр циклы – Илдус Диндаров (псевдоним – Әнсар Морат);
  • III урын. «Төнбоек» шигырьләр циклы – Ленар Шәехов.

Конкурска барлыгы 135 эш кергән. Быел авторларның эшләре псевдоним белән кабул ителгән.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова