Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла яшьләрнең аңлашылмаган иҗаты турында: Яшьлек – эзләнү дигән сүз бит

Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла «Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашучыларның әсәрләре турында үз фикерен әйтте. Бу хакта ул «Идел» журналы оештырган перфоманстан соң җиткерде. Перфоманста «Идел» журналы каршында оешкан «Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашучыларның әсәрләре яңгырады.

«Моны караганнан соң, үземнең бик карт кеше булуымны аңладым, чөнки бик күп әйберне аңлап бетермим. Моның яхшы ягы да бар. Мин әдәбият тарихын яхшы беләм. 1920нче елларда мондый тамашалар булган инде. Анда да Такташ, Кутуй, Нәҗмиләр катнашкан, ул вакытта язган кайбер әйберләре безнең көннәргә килеп җиткән. Укып карасаң, шулай ук берни дә аңлашылмый, ләкин кызыклы. Яшьлек – эзләнү дигән сүз бит. Әдәбиятка үз-үзеңне раслап килергә кирәк» – дип сөйләде ул.

Ул әдәбият юлын сайлаган кешенең төрле өлкәдә эшли алуын да ассызыклады. «Әдәбиятның өлкәләре күп бит. Үзең яза алмасаң, башкаларны тәнкыйть итәргә була. Әдәбият белгече булырга мөмкин. Газиз татар әдәбиятына кирәкле кешеләр булып чыгарсыз, дип уйлыйм», – диде ул яшь иҗатчыларга мөрәҗәгать итеп.

Әдәби-музыкаль кичәдәге перфоманста Кариев театры артистлары әсәрләрне башкарды. Ркаил Зәйдулла әсәрләрне автор башкару яклы булуын әйтте.

Язучы үзләре «мөгез чыгарып караган вакытны» искә алды. «Университетта укыганда, чыгыш ясаганда «аборт» сүзен кулланган идем. Әни фельдшер-акушер булып эшләгәч, ул миңа таныш иде. Ул сүз таныш, тик нәрсә икәнен белми идем. Аңламаган сүзне кулланганга үкендем инде аннан, тик шаккаттырасы килде бит», – дип сөйләде ул.

tatar-inform.tatar/news

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова