Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла татар мәктәпләренә атаклы татар язучылары исемен бирү тәкъдиме белән чыкты

Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык язучысы Ркаил Зәйдулла республикадагы дистәләгән татар гимназияләренә татар язучылары исемнәрен бирергә иде дигән тәкъдим белән чыкты.

«Бездә бик күп татар мәктәпләре бар. Аларның һәрберсенә атаклы татар язучыларының исемен бирсәк һәм шунда кечкенә генә музеен булдырсак, иҗатын пропагандаласак, минемчә, бу патриотизмга әйбәт өлешебез булыр иде», диде Татарстан язучылары лидеры Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының патриотик тәрбия темасына багышланган утырышында.

«Безнең татар әдәбиятында сугышта катнашкан, һәм гомумән бик патриот язучылар бар. Әйбәт әсәр язган язучы илне сөяргә, дәүләтне яратырга өйрәтәдер дип уйлыйм», дип аңлатты ул үз фикерен.

Ркаил Зәйдулла Чаллыда 29нчы мәктәп Туфан Миңнуллин исемен алырга теләвен мисал итеп китерде. Шулай ук, Казанның 155нче мәктәбенә Нурихан Фәттах исемен бирү мәсьәләсе күтәрелүен, ләкин ниндидер киртәләр булуын әйтте.

  • Казан мәктәпләренең берсенә Нурихан Фәттах исеме бирелү инициативасы белән язучының гаиләсе чыккан иде.
  • Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы залында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова