Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Үсмерләр өчен әдәбият бездә шактый түбән кимәлдә тора

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, яшүсмерләр өчен татар әдәбияты шактый түбән кимәлдә тора.

«Бүтән халыклар белән чагыштырганда бездә балалар әдәбияты начар түгел әле, ләкин үсмерләр өчен әсәрләр бик аз языла. Бөтенләй юк дип әйтәсем килми инде. Язучылар бар, ләкин бик сирәк», — диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Ркаил Зәйдулла үсмер чагында Ләбибә Ихсанова, Гәбделхәй Сабитов, Адлер Тимергалин, Мәхмүт Хәсәнов кебек әдипләрне яратып укыган. Аның сүзләренчә, хәзерге үсмерләр аларны укымый. Татарстан язучылар берлеге рәисенең үз балалары да бүгенге көндә русча тәрҗемәдә инглиз язучыларын яратып укый икән.

«Яңа әсәрләр кирәк. Үсмерләр укый торган яхшы әсәрләр тумасмы дигән өмет белән Роберт Миңнуллин исемендәге бәйгене игълан итәбез», — диде Ркаил Зәйдулла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде. Бүләкләр фонды 900 мең сум тәшкил итә. Татар телендә өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

«Татар-информ» хәбәрчесе Ркаил Зәйдулладан үсмерләр өчен әсәрләр ни өчен аз язылуы турында сорады.

«Моның сәбәпләре бик күп инде. Бүгенге укытучыларның күбесе татар китапларын, матбугатын укымый. Китап укымаган укытучы балада әдәбиятка мәхәббәт уята аламы? Югары уку йортларында кем укыта? Сораулар күп инде ул. Әдәбият — ул, гомумән, җәмгыятебезнең, тормышыбызның чагылышы. Шулай да, беттек инде дип, чалкан ятып булмый. Алга таба хәрәкәтләнергә кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла.

Рифат Каюмов “Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина