Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Мәктәпләрдә Россия гимныннан соң Татарстан гимнын яңгырату кирәк

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла фикеренчә, мәктәпләрдә Россия гимныннан соң Татарстан гимнын яңгырату һәм республика флагын күтәрү кирәк. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының 31 нче утырышында әйтте.

Депутат Украинада махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар барганда, патриотик тәрбия мәсьәләсе алгы планга чыкканын искәртте.

«Һәркем үз өлешен кертергә тырыша. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов күрсәтмәсе буенча, һәр мәктәптә Россия гимны яңгырап, Россия флагы күтәреләчәк. Патриотик тәрбиянең туктап торганы юк инде. Патриотик тәрбия кирәк, ләкин анда милли республика гимны яңгырап, республика байрагы күтәрелергә тиеш дигән сүз юк», – диде Ркаил Зәйдуллин.

Ул Башкортстаннан коллегалары белән элемтәгә чыкканын әйтте. «Алар Россия гимныннан соң, Башкортстан флагын күтәреп, Башкортстан гимны уйнаячак, диләр. Безгә дә шул рәвешле гамәл кылырга кирәк дип уйлыйм», – дип белдерде.

«Татарстаннан Дәүләт Думасындагы депутатлар белән очрашырбыз, уйларбыз. Атнага бер тапкыр, дүшәмбе саенмы, патриотизмны тәрбияләү элементы булыр, бәлки», – дип җавап бирде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина