Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла Казан мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклаша

Илебезгә коточкыч афәт килде. Халкыбыз авыр кайгыда. Имансыз адәм актыгы мәктәпкә кереп, бер гөнаһсыз сабыйларның, юлда очраган өлкән кешеләрнең гомерен өзде. Күпме бала, яраланып, хастаханәдә ята. Мондый җинаять акылы сау кешенең башына сыймый.

Тетрәнергә генә мөмкин. Һәлак булганнарның ата-анасына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен. Аларның кайгысы – безнең кайгыбыз.
Ркаил Зәйдулла,
Татарстан язучылар берлеге рәисе.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм