Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла әдәби тәрҗемә үзәге ачу ниятен әйтте

Арча районы Яңа Кырлай авылында иҗат интеллигенциясе белән очрашуда парламент депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әдәби тәрҗемә үзәген ачу ниятен игълан итте. Рөстәм Миңнеханов әдәби тәрҗемә үзәген ачу идеясен хуплады.

«Тукай татар тормышында Пушкин кебек үк роль уйный. Тукай әле көнбатыш телләренә дә тәрҗемә ителеп бетмәгән. Тукайның иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгарырга иде. Тукай гына түгел, иң яхшы классикларның әсәрләрен дә. Бу эшне башлап җибәрсәк, татар халкын пропагандалауда зур эш булыр иде», — диде Ркаил Зәйдулла.

Аның сүзләренчә, үзәк булса, татар язучыларының әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү системалы төстә хәл ителәчәк.

«Бу мәсьәләне хәл итәрбез. Кирәкле эш», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Бармы соң эшкә яраклы кешеләребез?» — дип сорашты. /tatar-inform.tatar/Гөлнар Гарифуллина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева