Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рифат Җамал татарлар яшәгән илләргә баручы делегациядә шагыйрь булырга тиеш дип саный

Татарстан делегациясе татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә бармасын, аның составында шагыйрьләр булырга тиеш дип саный ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал

Шагыйрь әлеге фикерен Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка «Татар шигърияте» экспедициясен тәкъдим иткәндә җиткерде. «Зур делегацияләр составында шагыйрь я булмаса сәнгатьле укучы артист бармы?», — дип сорады ул.

«Аңлавымча, бөтен делегацияләрдә дә шагыйрьләр булмый икән. Ә бит телнең матурлыгын бары тик шагыйрь күрсәтә ала. Бернинди җырчы да телнең матурлыгы җиткерә алмый. Соңгы вакытта җырларның сыйфаты нинди икәнен яхшы беләбез», — диде Рифат Җамал фикерен шәрехләп.

Үз эченә татар китаплары һәм журналлары күргәзмәсен дә алган «Татар шигърияте» экспедициясе татарлар яшәгән төбәкләр аша үтәчәк.

“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева