Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Республика театрлары Сабантуенда язучылар да катнашты

Апас авылы мәйданына театр коллективлары җыелды. Биредә бүген театраль Сабантуй үтте.

«Быелгы Сабантуйның яңалыгы буларак, язучыларны чакырдык. Алар өчен махсус йорт әзерләдек», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Сабантуйны Апас районы администрациясе белән берлектә әзерләдек. Көрәш, уеннар, биюләр, концерт — барысы да булачак. Призлар да бар, көрәш батырына традицион машина куелачак», — диде директор.

Быелгы театрлар Сабантуенда Әлмәт театры өлешчә генә катнаша — театр фестивальдә иде, артистлар җиңү белән кайтыр юлга чыкканнар.

Театрлар Сабантуе 2005 елдан бирле Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.

tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин