Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Разил Вәлиев: Тукай бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштерүче шәхес

22 апрельдә Санкт-Петербург каласында Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган тантаналы чаралар булып узды. Татарстанның Петербургтагы вәкиллеге оештырган бу бәйрәмгә Казаннан шагыйрь Разил Вәлиев белән җырчы Мирсәет Сөнгәтуллин дә чакырулы иде.
Алар иң элек “Төньяк башкала” дип аталган бу гүзәл шәһәрнең татар үзәгенә әверелгән мәйданындагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Аннары бәйрәм чаралары “Амбассадор” кунакханәсенең затлы концертлар залында дәвам итте. 30 меңнән артык татар яшәгән шәһәрдәге иң-иң зыялы милләттәшләребез җыелган кичәнең югары дәрәҗәдә узачагына беркемнең дә шиге булмагандыр.

Петербургта яшәүче мәшһүр җырчыбыз Альберт Асадуллин “Тәфтиләү” җырын башлауга халык, тып-тын калып ,Тукай дөньясына кереп чумды.

Тукай шигырьләрен укыган балалардан соң вәкиллек җитәкчесе Ренат Валиуллин шагыйрьнең иҗаты турындагы фикерләрен бәян итте, берәм- берәм Казан кунакларын сәхнәгә чакырды. Разил Вәлиев Тукай иҗатының, Тукай шәхесенең елдан- ел киңрәк таныла баруы, зур дөнья мәйданына чыгуы турында сөйләде. ” Тукай, бөек шагыйрь булу өстенә, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштерүче, үз тирәсенә туплаучы шәхес тә”, – диде ул. Әле генә “табадан төшкән”, юл килгәндә самолетта Петербург татарларына багышлап язган шигырен укыгач, зал алкышларга күмелде, җырчы Альберт Асадуллин хәтта аңа көй язарга теләге булуын да әйтте.

Мирсәет Сөнгәтуллин татар халык җырларын башкарганда өлкән буын тамашачыларның күзләрендә яшь бөртекләре күренә иде.
Күңелне тетрәткән шигырьләр, моңлы җырлар, мәгънәле чыгышлар, вәкиллекнең 25 еллыгы белән рәсми котлаулар һәм бүләкләүләр белән аралашып барган бу кичә халкыбызның талантларга никадәр бай булуын һәм бөек Тукаебызга иксез-чиксез мәхәббәтен күрсәтте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева